Айгөл Бариеваның гаиләсендә зур югалту — аның иренең әнисе вафат булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Аңа 9 июньдә 87 тулган булыр иде.Соңгы ике елны бик каты авырды, урын өстендә ятты..
Урының Оҗмахта, рухың шат булсын.
Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, аеруча Линарым өчен», дип язган Айгөл Бариева.