Казанда самолет һәлакәткә юлыга язган

Төшеп утырганда, S7 самолетының двигателе эшләми башлаган.

Кичә “Себер” авиакомпаниясенең S75035 рейсы аздан гына һәлакәткә юлыкмыйча калган. Новосибирскидан Казанга очкан “Airbus A320” (RA-73406) самолетының сул яктагы двигателе аэропортка төшеп утырыр алдыннан – 6400 метр биеклектә сүнгән. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.

Экипаж “Срочность” сигналы игълан итеп, аэропортка төшеп утыру турында карарга килгән. 20 минуттан соң очкыч исән-имин төшеп утырган.
Самолет техник тикшерү үткәрү өчен очыштан азат ителгән. Казаннан Новосибирскига очарга тиешле S75036 рейсы кичектерелгән. Кичектерелгән рейс пассажирлары Новосибирск шәһәренә бүген 13.00 сәгатьтә очачак.
Двигательнең сүнү сәбәпләрен ачыклыйлар.


Фикер өстәү