Бетмә син, авыл!

Соңгы ун елда Спас районының Урта Йорткүл авылында бер генә бала да тумаган. Ә бит заманасында яшьләр сыйныфлары белән авылда калган. Хәзер бакчаның да, мәктәпнең дә ишекләре бикле. Тик авылның гына картаясы, бетәсе килми. Яшьнәп, гөрләп торган чакларын сагына ул.

Авылда 60 хуҗалык исәпләнә. Кайберәүләр җәен генә кайтып йөри. Элек йортлар саны сиксәннән күбрәк булган. Барлыгы 152 кеше яши. Иң өлкәне Рөстәм Әхмәтгәрәевкә – 92, иң яше Ренат Хәмидуллинга – 39 яшь. Саф татар авылы.

Авыл халкы йорт-җирен, каралты-курасын төзек, чиста тотарга тырыша. Терлек асрап көн күрә. Ике шәхси, бер райпо кибетләре бар. Тугызъеллык мәктәп үз вазыйфасын намус белән башкарган: соңгы балага кадәр белем биргән.  Кызганыч, быелгы уку елында ябылган. Заманасында 200ләп укучы укыган хәтта. Мәчетләре күркәм. Азан тавышлары яңгырап тора. Моңа кадәр почта бүлекчәсе дә эшләгән. Мөдир пенсиягә чыккач, анысы да беткән. Шөкер, газета, пенсия таратырга хат ташучы бар.

Яшәргә икән, яшәргә!

Без килгәндә, иртәнге сәгать 8 тирәсе иде. Иртә таңнан йокыдан бүлеп йөрисез инде, димәделәр тагын. Урта Йорткүл инде күптән уянган. Авыл халкы берәм-берәм фельдшер-акушерлык пунктына ашыга.  Диспансеризация үтәргә дип, кан бирергә килүләре икән. Сәламәтлеккә җитди карыйлар, димәк. Юлда 89 яшьлек Галия әби Баязитованы туктаттык.

– Урамнар бетә. Безнекендә 7–8 йорт бар. Күршеләргә йөрешәбез. Улым, киленем белән яшим, – диде ак яулыклы, нурлы йөзле әбекәй. – Элек без күп бала алып кайттык. Хәзер 1–2не генә табалар. Бала булмагач, урам да бетә, авыл да калмый. Сугыш чоры баласы мин. Үгез җиктек, көлтә бәйләдек, фермада эшләдек. Шулай үтте инде гомер. Уку эләкмәде, бер сүз русча да белмим. Яшьлекне сугыш урлады, кызым.

Янәшәдә генә соры иңгән бинага күз төште. Балалар бакчасы шактый зур булган икән. Каршы якта – төзекләндерелгән клуб. Китапханәсе дә шунда. Авыл халкының соңгы өмете, таяну ноктасы ул. Клубта безне бәрәңге пәрәмәче әзерләп, кайнар чәй эчәргә көтәләр иде. Кунакларга – ачык чырай.

– «Сердәш», «Умырзая» ансамбльләре оештырдык. Яшьләр булмаса да, өлкәннәр чараларда актив катнаша. Тегесе юк, монысы юк дип яшәү кызык түгел. Авылны башкаларга да күрсәтәсебез килә. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйбыз, – ди клуб мөдире, элек укытучы булып эшләгән Зөфәр Вәлиев.

Китапханәгә дә кереп чыктык. Китапханәче Айсылу Әхмәтҗанова аллы-гөлле җепләрдән келәм чигә әнә. Матур төсләре күзләрне камаштыра. Үз белгәнен «Сөембикә» клубында шөгыльләнүчеләргә дә өйрәтә. Кайберәүләр китап укырга килгән. Журналистларны күрергә теләүчеләр дә бар.

Әрнү хисе юк

Заманасында агроном, бригадир, ферма мөдире, тракторчы булып эшләгән Рәхимҗан абый Кәримуллин белән гәпләшеп алдык. «Авылның язмышы өчен борчыласызмы?» – дип сораган идек. Ә ул «юк» ди. Ничек инде алай?

– Анда бер йорт, монда бер йорт. Авылның бетәсе калмады инде. Колхоз вакытында сакламагач, хәзер булмый. Йөрәктә әрнү хисе юк. Утыз ел элек инвесторларга бирелгән акчаны колхозларга таратасы иде. Шул вакытта  авыллар да яшәп китәр иде, – ди 63 яшьлек Рәхимҗан абый.

Кайчандыр үзе дә, романтика эзләп, шәһәргә киткән. Тик әтисе чакырып кайтарган. Ул үлгәч, әнисе җибәрмәгән. Аны ялгыз калдыра алмый бит инде. Ашыйсы ризыгы авылда булган, күрәсең. Хатыны Гөлинә – элеккеге авыл җирлеге башлыгы. Гаилә терлек асрап көн күрә. Алты сыерлары бар. Сөтнең литрын 27 сумнан җыялар. Аз инде, нишләтәсең… Шуңа күрә авырткан җирләренә кагылмадык.

Сирәк булса да, күченеп кайтучылар да юк түгел. Егерме эл элек Гүзәлия апа ире белән Чаллыдан күченеп кайткан. Хуҗабикә соңгы 15 елда КАМАЗда  маляр булып эшләгән.

– Әти-әни авыргач, авылга күченеп кайттык. Аларны тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Туган нигезне карап тотабыз. Газы, суы кергән. Клубка концертка чакырып торалар. Анысына да сөенәбез. Авылдан китәсе килми. Тыныч, монда рәхәт. Пенсиябез җитә, – ди Гүзәлия апа Йосыпова, шөкер итеп.

Вәгъдә

Айсылу Вәлиева заманында башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән. Яшьлек хыялына тугры калучы ул!

– Без биш бала үстек. Арабызда авылда төпләнеп калганы мин генә. Без, 1984 елда Яңа Рәҗәп мәктәбен тәмамлаган 10 нчы сыйныф укучылары, авылда калырга сүз куештык. Күрше авылга сигез кыз һәм өч егет йөреп укыдык. Мин – комсорг. «Айсылу, син калмасаң, без калмыйбыз», – диючеләр дә булды. Ничек үрнәк күрсәтмисең ди инде?! Менә шулай барыбыз да төпләнеп калдык инде. Тик кайбер кызлар кияүгә чыкты. Кайберләре, бакча ябылгач, күченеп китәргә мәҗбүр булды. Анысына ун еллап бардыр, – ди лаеклы ялдагы Айсылу ханым.

Авылда эш, мәктәп бетәр дигән уй башына да килмәгән аның. Мәктәп беткәнгә берәүне дә гаепләми. Баласы калмагач, кая барасың? Үзебез гаепле, ди. Күрше авылларда яшьләр кала икән әле.

– Авыл халкының сәясәте дә башкачарак. Берсе баласын читкә урнаштырса, икенчесе дә шул якны карады, – дип сүзен дәвам итте Айсылу Вәлиева. – Эш бетү – шушы хәлдә калуның беренче сәбәбе. Моңа кадәр сыер, сарык фермалары бар иде. Аларны инвесторлар үз кулына алды. Җирләрне эшкәртү кыенлашты. Колхоз беткәч, гаиләләре белән чыгып киттеләр.

Бертуган сеңлем авылда шәфкать туташы булып эшләде. Ире белән бик матур итеп йорт төзегәннәр иде. Киявебез: «Авыл бетәчәк, вакытында шәһәргә китеп калыйк», – дигәч, йортларын сүтеп, Казанга күченделәр. Авыл яши, тик кияүнең генә гомере кыска булды. Ничек тә яшәтәсе, җанландырасы иде авылны. Бу – республикага гына хас проблема түгел. Ил күләмендә хәл итәргә кирәк.

Алинә Шәгәрәева, «Туган тел һәм якшәмбе мәктәбе укытучылары» Бөтенроссия конкурсының гран-при иясе, Урта Йорткүл авылы кызы:

– Үзем дә авылда биш ел рәхәтләнеп укыттым. Мәктәпнең киләчәге булмау чыгып китәргә этәрде шул. Хәзерге вакытта Казанның 13 нче гимназиясендә белем бирәм.

Авылның бетүенә сәбәпләр билгеле инде: яшьләр калмый, чөнки эш урыннары юк. Без балачакта колхоз гөрләп тора, мәктәп, балалар бакчасы тулы иде. Әтием районның сельхозхимия бригадиры иде. Аның кул астында күпме тракторчы кырларда хезмәт куйды. Колхоз таралды, кырлар буш тора  – эш юк. Элек шартлар да әллә ни түгел иде югыйсә. Хәзер асфальт юл түшәлгән, багана саен ут яна, газ кергән. Кешесе генә юк. Җитештерү эше кебек берәр нәрсә оештырылса, яхшы булыр иде.

Әйбәт эш булса, авыл кешеләре менә дигән хуҗалыкларын ташлап китмәс иде дә бит. Ләкин… юк шул, башкаладан да ерак без. Авылында гына түгел, район үзәгендә дә хәлләр әллә ни мактанырлык түгел инде. Бәби табарга Чистайга җибәрәләр, военкомат, пенсия һәм башка шундый оешмалар Базарлы Матакка күчте дип беләм. Әйе, шәһәрләр үсә, башкала чәчәк ата. Тик, кызганыч, бу, ниндидер дәрәҗәдә, шәһәрдән ерак авыллар бетү хисабына, дип уйлыйм. Күңелсез хәл…

 


Фикер өстәү