Дмитрий Патрушевка Мамадышта сыр заводын күрсәттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Мамадыш районына эш сәфәре кылды.

Районда авыл хуҗалыгы министрына “Азбука сыра” заводын күрсәттеләр. Дмитрий Патрушевка предприятиене ташламалы кредитлаштыру ярдәмендә яңарту процессы турында сөйләделәр. Аның нәтиҗәсендә заводта продукция җитештерү күрсәткечен арттырырга ниятлиләр. Мәсәлән, быел биредә 15 мең тонна сыр җитештермәкчеләр. Авыл хуҗалыгы министрына хәбәр итүләренчә, Мамадыш заводы үз продукциясен илнең 66 төбәгенә озата.


Фикер өстәү