Кайсы ит файдалырак?

*Тавык ите. Анда А, В, Е витаминнары, фосфор, тимер, калий, магний күп. Аны өлкәннәргә дә, балаларга да ашарга ярый. Ул канда шикәр микъдарын көйли, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Тавыкның бердәнбер кимчелеге – аның тиресе бар, ә тавык тиресендә холестерин күп була.

*Күркә ите. Ул иң диетик ит санала. Анда май күләме иң азы, тик күркә ите авырдан үзләштерелә. Анда минераллар һәм витаминнар күп, күркә ите кан составын яхшырта.

*Сыер ите. Сыер ите организмның саклагыч функциясен көчәйтә. Кан тамырларын яхшырта, ашкайнату эшчәнлеге өчен файдалы.

*Сарык ите. Витаминнарга бай, анемиядән саклый, сыер итенә караганда холестерин азрак. Диабетны кисәтүче ризык санала.

*Ат ите шулай ук файдалы. Сыйфатлы аксымга бай, сыер итенә караганда җиңелрәк үзләштерелә. Диетик ризык булып санала.


Фикер өстәү