Рөстәм Миңнеханов Фәләстыйн делегациясе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Фәләстыйн делегациясе белән очрашты. Чит ил кунаклары Казанга Россиягә сәфәрләре кысасында килде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан бирле җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысасында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Төркем кысасында бездә зур эш алып барыла. Безнең Фәләстыйндагы коллегаларыбыз да актив катнаша», – диде Татарстан Президенты. Ул республиканың Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына (ИХО) керүче илләр белән хезмәттәшлек иткәнен дә әйтте. Быел Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Шулай ук ел саен ИХО ярдәме белән Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты уза.


Фикер өстәү