Миңнеханов белән Дмитриев Татарстанда тимер юлларның алга таба үсеше турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Куйбышев тимер юлы — «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Очрашуда 2022 елда Татарстан территориясендә Куйбышев тимер юлының эшенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, яклар тимер юл транспортын оештыру һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Куйбышев тимер юлы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Ел саен Куйбышев тимер юлы республикада 15 млн тоннадан артык йөк ташый: нефть һәм нефть продуктлары, ашлык, металл ватыклары, төзелеш йөкләре, ашламалар һ. б.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, йөкләрнең төп күләме Кама кластеры предприятиеләренә һәм «Алабуга» МИЗ резидентларына туры килә. Киләсе елларда күләмнәр артыр дип көтелә. Шуңа бәйле рәвештә очрашуда катнашучылар республикада тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү һәм алга таба үстерү темасына тукталдылар.

Вячеслав Дмитриев Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка тимер юл тармагына аерым игътибар биргәне һәм транспорт-логистика кластерында катнашучыларның югары дәрәҗәдә үзара хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда шулай ук Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.


Фикер өстәү