Казан суды Идел буйлап теплоходта сәяхәт оештыручыны өй арестына озаткан

Казанның Мәскәү районы суды 52 яшьлек эшмәкәр Владимир Казаковны ике айга өй арестына җибәргән. Ул 10 июльдә оештырган сәяхәтендә, теплоходның Идел суы төбенә китүе сәбәпле, пассажирлар иминлеген тәэмин итмәүдә гаепләнелә.

Казан тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы һәм аеруча мөһим мәсьәләләр буенча тикшерүче шундый җәза чарасын күрүне сораган. Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе моны хуплаган.
Казаковның адвокаты исә судтан җәза чарасын сайламауны сораган. Аның әйтүенчә, эшмәкәр бернинди дә качу омтылышы ясамаган. Шул ук вакытта ул теплоход штурвалында да булмаган, капитан игътибарын да җәлеп итмәгән.

Аракчино янында баткан теплоход пассажирлары судноның ничек су төбенә китүе турында сөйләгәннәр

Казаков үзе белдергәнчә, кешеләрнең суга батулары турында белеп алуга, шундук катерга утырып килеп җиткән һәм теплоход пассажирларын коткаруга ярдәм иткән. Ул шулай ук, елгада башка сәяхәт оештырмаячагын вәгъдә итеп, үзен өй арестына җибәрмәүләрен сораган. Әмма суд аның ай-ваена карамастан, шундый карар кабул иткән.

Теплоходның батуына бәйле эш буенча өч кеше җаваплылыкка тартылган: «Казанец-1” капитаны Владимир Грибков, Владимир Казаков һәм судно хуҗасы Михаил Морозов.

Морозовны 10 июльдән эзлиләр.


Фикер өстәү