Путин галимнәр өчен мегагрантлар программасының яңадан башланачагын әйтте

Россиядә тикшеренүчеләр өчен мегагрантлар программасы кабат эшли башлаячак. Ил хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы аны 2026 елга кадәр финанслауны күзаллап куярга тиеш булачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Исәпләп чыгару һәм элемтә. Квант дөньясы» дигән I Киләчәк технологияләр форумының пленар утырышында белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте, дип яза «Татар-информ».

«Мин мегагрантларның максималь күләмен арттыруны, зурайтуны кирәк дип саныйм, бу бик мөһим, һәм хезмәттәшләрем бу хакта күптән түгел генә минем белән сөйләште, аларны гамәлгә ашыру вакыты, әйтик, биш елга кадәр, — кайберәүләр ун елга – өч елга озайту мөмкинлеге белән биш елга кадәр озайту мөмкинлеге яхшы булыр иде, диләр. Бу инде унга якын булачак», – диде Путин.

Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы тикшеренүчеләре, шул исәптән ил территориясендә дөнья дәрәҗәсендәге лабораторияләр булдыруда катнашучылар, Россиядә даими нигездә эшләргә әзер булган очракта, үз проектларына 0,5 млрд сум алачак.

Россия Федерациясенә кайтып, югары уку йортларында кафедралар булдырачак әйдәп баручы чит ил галимнәре өчен биш ел эчендә һәрберсенә 250 млн сум каралачак.

Перспективалы яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итү һәм «туган илләренә кайтырга һәм фәнни-технологик чишелешләргә зур өлеш кертергә теләгән» россиялеләргә дә ярдәм күрсәтү принципиаль яңа юнәлеш булырга тиеш.

Россия Хөкүмәте фәнни мегагрантлар программасын 2010 елда булдырды. Ул – Россия югары уку йортларына галимнәрне җәлеп итү өчен ачык конкурс.

 


Фикер өстәү