Казанда Россия Дәүләт Думасының мәдәният комитеты күчмә утырышы узды

Утырышның тулы атамасы – «Россия Федерациясендә этномәдәни төрлелекне саклау юнәлешендә хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру. Төбәк аспекты». Аңлашыла инде, чарада күбесенчә мәдәниятнең сез һәм без күреп бетермәгән, әмма нигезен тәшкил итә торган хокукый ягы турында сөйләштеләр.

Ә инде этномәдәни төрлелек турындагы фикер алышуның ни өчен нәкъ менә Татарстанда узуын әйтеп тору да кирәк түгелдер. Россия Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская сүзләре белән әйтсәк, комитет вәкилләре Казанга булдыклы һәм тәҗрибәле белгечләрнең үтенеч-тәкъдимнәрен тыңларга килгән.

– Алар бу өлкәгә нәрсә җитмәвен, нинди закон проектлары, норматив актлар кирәклеген бик яхшы белә. Бу очрашуда сезнең чын мәгънәсендә әһәмиятле теләк-тәкъдимнәрегезне, гозерләрегезне ишетербез һәм киләчәктә сез билгеләгән юнәлештә эшләрбез дип өметләнәм, – диде комитет рәисе. – Россиянең көче – этномәдәни төрлелегендә. Бу төрлелекне саклау өлкәсенең хокукый базасы шактый киңкырлы. Әлеге базаны булдыруда Татарстанның мәдәният әһелләренең, җитәкчелегенең роле бик зур.

Утырышта телгә алынган кайбер мәсьәләләргә аерым тукталыйк. Әйтик, матди булмаган мәдәни мирас объектларының төбәк реестрын булдыру һәм алып бару. Татар мәдәни ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, төбәк реестрына тагын 100ләп объект исеме кертелергә тиеш. Сүз уңаеннан, Россия Федерациясенең матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестрында хәзерге вакытта Татарстанның нибары дүрт объекты теркәлгән. Шуларның өчесе – милли бәйрәмнәр (Кукмара районы татарларының «Карга боткасы», Кукмара удмуртларының Троица, рус мәдәниятенең Каравон бәйрәме). Тагын берсе Лаеш районы авылларында традицион рус милли киеме тегү үзенчәлекләренә бәйле.

Комитет утырышында милли һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләрнең авырткан урыны турында да сүз булды. Аерым алганда, халык сәнгате һөнәрчелегенә бәйле Федераль законга үзгәрешләр кертү, шул рәвешле бу юнәлештә эшләүчеләргә дәүләт ярдәмен арттыру турында сөйләштеләр. «Buro Banu» брендына нигез салучы Элара Шәйхи тагын бер кат ярдәмнең артыгы булмавын искәртте. Төгәлрәк әйтсәк, бүген, халыкта милли киемнәргә карата кызыксыну уянган чакта, мондый ярдәм аеруча кирәк, диде ул.

Чарада кечкенә шәһәрләрдәге һәм авыллардагы мәдәният учаклары турында да онытмадылар. Елена Ямпольская әйтмешли, аларны сүндерми саклау бигрәк тә әһәмиятле бит. «Авылларда бер мәдәният йорты, бер китапханә була. Берсе ябылса, икенчесенә йөрермен дигән нәрсә юк», – диде ул. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова исә республика район-авылларындагы мәдәният учакларының саны буенча хисап тотты. Соңгы ун елда бу сан 4 процентка кимегән. Сәбәбе, нәкъ башка төбәкләрдәге кебек үк – авылларның бетүе.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү