Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бу Олимпиаданы без ел саен үткәрергә тиеш»

Олимпиаданың Бердәм Уеннары башланды. Ачылыш тантанасы «Казан Экспо» залында уза. Катнашучылар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул Татарстан командасына уңышлар теләде.

⁃ Әлеге Олимпиада безнеэ халыкара дәрәҗәдә үткәрергә теләгән зур проектыбыз иде, әмма пандемия һәм кайбер башка сәбәпләр моңа юл киртә булды. Бу проектны гамәлгә ашыру буенча башкарылган эшләре өчен Ольга Слуцкер (Уеннарның Россиядәге Президенты) һәм Олег Матицынга (Россия Спорт министры) рәхмәт әйтәм, — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу Уеннар ел саен үткәрелергә тиеш. «Безнең илдә һәркемнең үзен кайда да булса күрсәтә алуы, моңа мөмкинлек һәм мохит булдыру кирәк» — дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү