Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарының рәсми ачылышы башланды

«Казан-Экспо» күргәзмәләр залында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарының ачылыш тантанасы башланды. Искәртеп узыйк: дистәдән артык спорт төре буенча ярышлар 23-26 гыйнвар көннәрендә узачак.

Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, республика данын 95 спортчы яклаячак. Алар спортның 15 төре буенча ярышачак.

Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстан командасы катнашучылары Мамадыш, Яшел Үзән, Саба, Минзәлә һәм башка районнардан җыелган.

— Алар безгә үрнәк булып тора. Күпләребез чаңгыга да басмый, иренә. Ә бу катнашучыларның теләкләре дә, спортка карашлары да башка, — диде ул.

Сүз уңаеннан, Уеннарда катнашучы иң яшь спортчыга 9 яшь. Иң өлкәненә — 52 яшь.

Татарстан командасы белән рәсми ачылышка кадәр республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Ул аларга уңышлар теләде, ә спортчылар Президентка үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды.

Чара ачылышын онлайн күзәтергә мөмкин.


Фикер өстәү