Казанда Махсус Олимпиада Уеннарын ачу тантанасы узачак

22 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиада Уеннарын ачу тантанасы узачак. Чарада спортчылар, рәсми кунаклар һәм танылган шәхесләр катнашыр дип көтелә. Искәртеп үтик: акыл ягыннан сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында Уеннар Татарстан башкаласында 23-26 гыйнвар көннәрендә узачак.

Ачылу тантанасы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак.

Татарстанга Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 2 меңнән артык катнашучы килер дип көтелә. Ярышлар 14 мәйданчыкта узачак.

Катнашучылар бадминтон һәм юнифайд-бадминтон, баскетбол, тау чаңгысы, сноуборд, дзюдо, җиңел атлетика, чаңгы ярышы, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, флорбол һәм спортның башка төрләрендә көч сынашачак.

 

 


Фикер өстәү