Көрәшче Ренас Кәлимуллин: «Җиңүләрнең күп булуы бик зур җаваплылык өсти»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы – иң титуллы көрәшчеләрнең берсе. Дөнья чемпионатын – дүрт, Татарстан һәм Россия чемпионатларын һәм «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирын алтышар мәртәбә откан егет ул. Сүзебез Ренас Кәлимуллин турында булыр.

– Ренас, җиңүләрегез хәйран күп. Әле без иң-иңнәрен генә санадык. Титулларның күп булуы көрәшергә ярдәм итәме?

– Дөресен генә әйткәндә, ике яклы мәсьәлә бу. Бер яктан, көндәшең келәмгә синнән куркып, әмма бик нык әзерләнеп чыга. Җиңүләрнең күп булуы бик зур җаваплылык та өсти. «Бу турнирда да сынатмаска кирәк» дигән уй белән көрәшәсең. Келәмгә аяк басканда ук, алдагы җиңүләрне акларга кирәк, дип чыгасың.

«Бер өлкәдә лидер булган кеше тормышының башка өлкәләрендә дә җиңүче булырга тиеш дип уйлыйм мин»

– Җиңелүләрне ничек кабул итәсез?

– Әле бит җиңеп торам, Аллага шөкер. Җиңелсәм, шактый авыр булыр, дип уйлыйм.

– Гомумән, көрәш популярмы бүген?

– Башка спорт төрләре белән чагыштырып карасаң, бик популяр түгел. Җанатарлар бар әле, билгеле. Турнирларга махсус мине карар өчен дә йөрүчеләр бар.

– 15 еллап көрәшәсез дип беләм. Элек белән хәзерне чагыштырырлык тәҗрибә бар кебек…

– Әле дә исемдә: элек Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Чаллыда уза иде, беренче тапкыр көрәш карарга нәкъ шунда бардым. Алма төшәрлек урын да юк, халык бирелеп бил алышканнарын карый. Шунда «Бу турнирда җиңү бик авырдыр инде, ә җиңсәң, атаклы көрәшче буласыңдыр» дип уйлап куйганымны хәтерлим.

Сабантуйларны алсак, анда инде элек-электән районга карап җыела иде кеше. Кайбер районнарда көрәшне бик яраталар, кайберләрендә ни икәнен дә белмиләр. Ерак китәсе юк: үзем туып-үскән Менделеевск районында көрәш популяр түгел. Гомумән, оста спортчылар юк диярлек. Хәзер мин Теләче өчен көрәшәм – монда хәл башкачарак. Көрәшчеләр дә җитәрлек, бил алышканнарын яратып караучылар да. Кайбер авылларга барасың, өлкән яшьтәге бабайлар да хәтта төнгә кадәр көрәш карый.

– Теләче өчен көрәшә башлавыгызның сәбәбе туган районыгызның көрәшкә карата мөнәсәбәте идеме?

– Өлешчә. Башка районга күченү турында уйлана башлагач, район башлыгы янына кердем. Сөйләштек. Өмет юклыгын аңлагач, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде. Кирәк булсам, җаен табып, йә җибәрмәсләр, йә кире чакырырлар иде.

– Безнең газета гамәлгә куйган көрәш турниры турында сөйләшә башлаган идек инде. Аңа сез балачакта ук бәя биреп куйгансыз. Ул бәя үзгәрмәдеме?

– Юк. Гомумән, шәхсән үзем өчен әлеге турнир әһәмияте буенча Татарстан чемпионатыннан гына калыша, дип уйлыйм. Аны оту җиңелләрдән түгел. Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдән килгән спортчылар белән дә танышырга, бил алышырга мөмкинлек бар.

– Шулай да алты мәртәбә откансыз. Беренче тапкыр җиңгәндә ниләр кичергәнегез исегездәме?

– Беренче тапкыр Зәй келәмендә батыр калдым. Илмир Төхвәтуллинны оттым ул чакта. Җиңел булмады, чөнки көчләр тигез диярлек иде. Ә җиңгәч, икеләтә сөендем.

– Быелгы турнирга ниятләрегез нинди?

– Җиңәргә дип киләм инде.

– Көрәшкәндә, сезнең өчен нәрсә мөһим?

– Минем беренче тренерым һәм киңәшчем бабам иде. Ул миңа гел: «Син көндәшләреңнән бер баш югары булырга тиеш», – дия килде. Шул сүзләр йогынты ясагандыр инде: бер генә балл аерма белән оту җиңү түгел инде. Чистага, матур алымнар күрсәтеп отарга кирәк. Җиңү булса, шундый булсын. Бабамның сүзләренә тугры калып көрәшәм.

– Сезнең үз гаиләгез дә бар бит әле. Тормыш иптәшегезнең, көрәшмә, дигәне булмадымы?

– Юк, ул үзе дә бик яратып карый көрәшне, кызым да читтә калмый. Һәр хатын-кыз үз ирен, нинди генә өлкәдә эшләсә дә, җиңүче итеп күрергә тели, миңа калса. Үземнең һәм хатынымның әти-әнисе дә, ә алар Ижауда яши, мин катнашкан ярышларның барысын да килеп карыйлар. Терәгең, таянычың булу – бик мөһим. Үзем өчен генә түгел, алар өчен дә көрәшәм.

– Үз киявегез дә көрәшче булса…

– Каршы килмәс идем.

Блиц-сораштыру

Көрәшче булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?

– Белмим, тормышымны келәмнән башка күз алдына китерә алмыйм.

– Ярыш алдыннан, менә моны эшләргә кирәк яисә ярамый, дигән берәр ышануыгыз юкмы?

– Юк кебек. Аякка яңа «борцовка» кигән чакта, моның белән җиңә алырмынмы икән, дигән уйлар килгәли кайчак.

– Яраткан ризыгыгыз?

– Бар нәрсәне ашыйм мин, итле генә булсын.

– Яшь көрәшчеләргә киңәшегез.

– Җиңә алмасалар да, көрәшне ташламасыннар. Вакыты гына җитмәгән булырга мөмкин. Яшьли отмасаң да, зурлар арасында җиңү ихтималы бар.

 

 


Фикер өстәү