Өч бала белән тол калган ир: «Сизенсәм дә, терелүенә өметләндем»

Чирмешәндә яшәүче Рифат Мөхәммәтшин өч кызы белән ялгызы кала. Хатыны Галияне югалтканына бер ай да юк әле.

Алар үрнәк гаилә булып яши. Йорт-җирнең төзеклеге, бакчаларның матурлыгы, өйдәге чисталык буенча аларга тиңнәр булмый. Кунакка килгән кешеләр дә йортта бер генә артык әйбер булмауга, пөхтәлеккә сокланып китә. Боларның барысы да Галиянең тырыш хезмәте нәтиҗәсе була. Ашка-суга уңган, нәрсәгә тотынса, шуны башкара торган ханым була ул. Тик матур тормышларына күз тия. Балаларга әнинең иң кирәк вакытында ул китеп бара. Галиягә бары тик 39 яшь була.

– Хатынымны бик яраттым. Бергә 14 ел яшәп калдык. Кәркәле авылы кызы иде ул. Әти-әнием дә якын итеп каршы алдылар үзен. Бик тә кешелекле иде. Әтисен дә тәрбияләргә булышты. Аны ике ел элек җирләдек. Әнисенең сәламәтлеге какшагач, аның янына да барып йөрде. Бик тә игелекле иде, – дип искә ала ире Рифат. – 30 яшьтән дин юлына бастым. Башта ураза тотып карадым. Ул күңелне чистарта икән. Шуннан дингә тартыла башладым. Галия миңа кадәр дә намаз укый иде.

Мөхәммәтшиннар өч кыз үстерә. Олысы – 7 нче сыйныфта, икенчесе 1 нчедә укый, кечкенәләренә 3 яшь тулган. Галия «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

– Өченче балабыз белән декреттан чыккач, бер ай эшләп калды. Ковид белән авырый башлады. Бер ай хастаханәдә ятты. Инде савыгып бетте дигәндә, тагын авырый башлады. Бу юлы ашказаны тирәсендә авыртуга зарланды. Тикшерелә торгач, ковидның ашказаны асты бизенә зыян салуын, чирнең катлаулануын әйттеләр, – ди Рифат.

Галиягә беренче операцияне Чирмешәндә ясыйлар. Бар да уңышлы килеп чыга. Әмма чир чигенми. Аны Казанга күчерергә карар кылына. Биредә  тагын ике тапкыр операция ясала. Галия бер дә начар уйлар белән яшәми. Авыруны җиңәм, балаларым янына өйгә кайтам, ди ул. Сабыйлар әниләре белән телефоннан видеоэлемтә аша сөйләшеп  тора. Хәле дә яхшырган төсле була. Әмма Галия тагын авырып китә. Шул көнне Рифат Казанга килә. Төнлә Галияне реанимациягә күчерәләр. Тагын бер операция кирәген әйтәләр. Әмма табиб Рифатка алып калып булмасын сиздерә. Кан анализларының да яхшы түгеллеген әйтәләр. Ашказаны асты бизе бөтенләй эштән чыккан була.

–  Үзем дә сизендем. Әмма яхшыга өметләндем. Яшәр дигән идем. Тик язмыштан узмыш юк.  Диндә булгач, кайчан да булса, фани дөньядан китәсен аңлап яшисең. Балаларым да көчле булырга тырышты. Кечкенәсе әле дә әнисе каядыр киткән  дип уйлый. Олыраклары аңлады инде, – ди Рифат. – Әни мәхәббәтен, назын бирә алмасам да, балаларымны ничек тә аякка бастырырга тырышырмын. Үз әнием дә ярдәм итеп тора. Бергәләп ничек тә бу хәсрәтне күтәрерлек көч табарбыз.

Әниләре үлгәч, сабыйларга ярдәм итүчеләр күп булган. Рифат баштарак бу хәлгә уңайсызланган да. Әмма якыннары, сәдака бирүчеләр, балаларыңа дип бирәбез дигәч, каршы килмәгән. Ул безнең дә газета аша ярдәм оештыруыбызга каршы килде.

– Кеше кайгысын үзенеке итүче кешеләр шулкадәр күп икән. Галияне озатырга да йөзләгән кеше килде. Бер белмәгән кешеләр булышты. Галия авырганда да күпме кеше хәлен сорап торды, ярдәм күрсәтте. Безнең гаиләне авыр вакытта ташламаган һәр кешегә чиксез рәхмәтемне җиткерәм, – ди Рифат. – Гомер – мизгел генә. Шуңа да аның кадерен белеп, яныңдагы кешеләргә яратуыңы күрсәтеп яшәп калырга кирәк!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Бигрэк,кызганыч,арабыздан яшьлэр китэ,калганнарга куркэм сабырлык бирсен.Галиянен урыны жэннэтэ булсын.

  2. Рифат Мохамматшинар гэйлэсенэ озын гомер,саулык,туземлек,сабырлык телим.

Фикер өстәү