Россия 2022 елның август ахырына кадәр шикәр экспортын вакытлыча тыйды

Таможня подкомиссиясе 2022 елның 31 августына кадәр Россия Федерациясеннән ак шикәрне һәм шикәр камышы (тростник) шикәр-чималын читкә чыгаруны вакытлыча тыю турында карарны хуплады, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Карар өченче илгә экспортка карата гамәлдә булачак. Шикәрне Евразия икътисади берлегенә җибәрү Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәте нигезендә генә мөмкин булачак, дип хәбәр итте Россия Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте.

Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, пәнҗешәмбе көнне Икътисади үсеш һәм интеграция буенча хөкүмәт комиссиясенең таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча подкомиссия утырышы булды.

«Подкомиссия 2022 елның 31 августына кадәр Россия Федерациясеннән ак шикәр һәм шикәр камышы шикәр- чималын чыгаруны вакытлыча тыю турында карар кабул итте. Бу тыю өченче илләргә экспортка карата гамәлдә булачак, Евразия икътисади берлегенә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелә торган рөхсәтләр нигезендә генә мөмкин булачак», — диелә министрлык хәбәрендә.


Фикер өстәү