Зифа Кадыйрованың яңа китабы дөнья күрәчәк

Язучы Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыгачак, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы.

Газета хәбәрчесе аның белән очрашып, бүгенге тормышы, иҗаты турында сөйләшкән, яңа китабы кайчан чыгачагын сорашкан.

Зифа Кадыйрова яңа китабы нәшриятта ятуын әйткән.

«Илдәге икътисади вазгытькә бәйле төстә бәяләр үзгәрмәсә, диде танылган язучы, бер ай эчендә ул китап әдәбият сөючеләргә дә барып ирешәчәк. Нәшрият белән килешү нигезендә ул китапның исемен дә, геройларын да, ни турында булуын да әйтә алмый», диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү