«Әкият» курчак театры «ӘКИЯТ-BELЕМ» проектын башлап җибәрә

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры «ӘКИЯТ-BELЕМ» мәдәни-мәгариф проектын башлап җибәрә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект кысаларында өч форматта лекция-очрашулар планлаштырылган. Беренчесе — автор катнашында яңа балалар китапларын тәкъдим итү. Икенчесе — «Татар балалар әдәбиятының 30 бөек әсәре» дигән лекцияләр циклы. Өченче формат — балалар психологларының лекцияләре.
Проект кысаларында балалар өчен әдәби викториналар, китап күргәзмәләре, уеннар, танылган балалар язучылары әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар оештырыла.
10 октябрьдә проектның беренче кичәсе үткәреләчәк. Ул Фәйрүзә Мөслимованың «Татарча Әлифба» китабы белән таныштырачак. Презентация «Әкият» курчак театрының Кече залында үтә. Башлана — 16.00 сәгатьтә.


Фикер өстәү