«Мәдәният» мәктәпләргә дә, театрларга да, иҗади кешеләргә дә ярдәм итә

Кризислы ел күп нәрсәне үзгәртте, әмма «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында башкарылырга тиешле эшләрнең берсе дә кичектерелмәде. Бу хакта Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуында министр Ирада Әюпова хәбәр итте.

Россия Президенты фәрманы нигезендә гамәлгә ашырылучы илкүләм проект 2019 ел башыннан бирле «Иҗади тирәлек», «Иҗади кешеләр», «Санлы культура» юнәлешләре буенча эшли.
«Иҗади тирәлек» төбәк проекты кысасында агымдагы елда тантаналы рәвештә 27 мәдәни объект ачылган, 14 белем бирү оешмасы музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин ителгән, өч модель муниципаль китапханә булдырылган, биш авыл клубы төзелгән. Быел Чаллы курчак театрына да капиталь ремонт ясалган.
– Быел Татарстан – «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидер. Сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга гына да федераль бюджеттан 250 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелде, – диде мәдәният министры Ирада Әюпова. – Әйтергә кирәк: кризислы ел булуына карамастан, проект кысасында ниятләнгән бер генә эш тә кичектерелмәде.
Казанның О.Лундстрем исемендәге 16 нчы балалар музыка мәктәбе директоры Наталья Протасова сүзләренчә, әлеге проект профессиональ музыка сәнгате үсешенә дә йогынты ясый:
– Безнең яхшы, сыйфатлы музыка инструментлары алырга мөмкинлегебез юк иде. Быел укучылар аларның төрлелеген күреп, шаккатты. Әлбәттә, яшь буын арасында музыкага карата кызыксыну, мәхәббәт шуннан башлана, – диде ул.
«Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысасында биш балалар фестивале, республика бюджеты хисабына өч масштаблы фестиваль проекты үткәрелгән, мәдәният өлкәсендә белемнәрен арттыру максатыннан, квалификация күтәрү үзәкләре базасына 1089 белгеч җибәрелгән. Моннан тыш, укучыларны рухи-әхлакый яктан үстерү һәм патриотик тәрбия бирү өчен, биш мәдәни-агарту программасы гамәлгә ашырылган, федераль һәм төбәк музейларында 12 күргәзмә оештырылган.
Бүген бигрәк тә актуаль булган «Санлы мәдәният» төбәк проектының исә әлегә нәтиҗәләре мондый: республикада экспозицияләр һәм күргәзмәләр буенча өч мультимедияле гид, биш виртуаль концерт залы булдырылган, Милли электрон китапханәнең санлы басмалары фонды 500 китап белән тулыландырылган.
Тулаем алганда, илкүләм проект кысасында Татарстанда финанслау күләме 229 миллион сумнан артып киткән, шул исәптән 137 миллионы – федераль бюджеттан.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү