Әрәм булганчы, ризык булсын: кош гриппы таралган якларда халык кош-кортларын эшкәртеп, туңдыргычларына тутырып куйган

Халыкның кәефе әйбәт түгел, ләкин артык ыгы-зыгы да юк. Лениногорск районындагы кош фабрикасында кош гриппы чыгу сәбәпле, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең кәефен әнә шулай дип бәяләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, оешмадан 55 чакрым радиустагы территориягә карантин кертелде. Лениногорск шәһәре, Тимәш, Савочкино авыллары, Вәлиев бистәсендә яшәүчеләрнең дә тавык, каз-үрдәкләре юк ителергә тиешле. 

Дөрес, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, әлегә халык арасында аңлату эшләре генә алып барганнар һәм күпчелек кеше кош-кортын ашыгыч рәвештә эшкәртергә мәҗбүр булган.

– Куркыныч тудырган зона – 5–10 километр. Без зур мәйданнарны алырга тырышмадык. Карар нигезендә, халыкның кош-кортларын юк итәргә тиешбез. Ләкин әлегә бу эшләр башкарылмады. Бүгенгә кадәр фабрикадагы 220 мең тавыкны юк итү белән мәшгульләр. Шәхси хуҗалыкларның кош-кортларын алу буенча ахыргы карар бүген кичкә билгеле булачак, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Җитәкче әйтүенчә, халыкның кош-корты алынган очракта да, аларга субсидия биреләчәк. Ә менә фабрика бу акчаны алырмы-юкмы – анысы әлегә билгесез.

– Фабрикага вирусның каян кергәнлеген әйтеп булмый. Территориядә синантроп кошлар – чыпчык, карга, чәүкә, күгәрчен, саескан бик күп. Авыру тарату чыганаклары шулар булгандыр, дип уйлыйбыз. Барлык җитешсезлекләрне бетергән очракта, фабрика кабат аякка баса алачак. Әлегә вакытлыча эшсез калучылар булачак, әлбәттә, – диде ул.

Сүз уңаеннан, булган кош-кортларын эшкәртеп, туңдыргычка тутырган итләр куркыныч тудырмый, шуңа күрә аларга тиюче булмаячак.

– Кайбер мәгълүмат чараларында кош гриппы чыгу аркасында, фермерларның эре терлекләрен дә юкка чыгарачаклар, дигән хәбәрләр таралды. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Монда сүз бары тик кош-корт турында гына бара, – дип тә өстәде Габделхак Мотыйгуллин.

Куркыныч янаган зонага эләккән авылларга шалтыратып, аларның да хәлен белешеп алдык. Писмән авыл җирлеге башлыгы Рәмис Насретдинов әйтүенчә, әлегә кадәр халыкның бер генә кош-кортын да мәҗбүри юк итәргә туры килмәгән.

– Куркыныч янаган зонага безнең җирлектәге бер авыл керде. Савочкино зур түгел. Якынча 90лап кеше яши. Ләкин барыбер бу хәлләр халыкны җилкендереп алды. Мин кошлар үлү турындагы хәбәрнең беренче көннәрдә үк: «Төрле хәлләргә әзер булып торыгыз. Кош-кортларыгызны юк итәргә дә мөмкиннәр. Урамга чыгармагыз, авыру таралган очракта, бернигә дә карамастан, барысын да яндырырга туры киләчәк», – дип кисәтеп куйдым. Шуңа күрә Рәис карары чыкканчы ук, күпчелек кеше бройлерларын да, каз-үрдәкләрен дә эшкәртеп, туңдыргычларына тутырып куйды инде, – диде ул.

Аның сүзләре буенча, күпчелек кеше хәлләрне аңлап кабул иткән.

– Халык өчен көтелмәгән, тиз арада хәл ителә торган мәсьәлә булса да, артык ыгы-зыгы булмады. Аңлап кабул иттеләр. Билгеле, кайбер кешеләр каз-үрдәкләрен әле иртәрәк, дия-дия  эшкәртте инде. Ләкин башка чара юк иде безнең, – диде Рәмис Насретдинов.

Ә менә 2500ләп кеше яшәүче Тимәш авылы халкына шактый борчылырга туры килгән.

– Мин үзебезгә ашарга дип 10 баш каз алган идем. Өлгереп җитмәсәләр дә, тиз арада суеп, эшкәртергә туры килде инде. Ваклар, өлгермәгәннәр иде. Миңа, мәсәлән, бик кызганыч булды. Башка елларны тавыклар да ала идем. Быел алмаган идем. Әле ярый анысы булмады, дим – диде Фәридә Абдеева.

Аның сүзләрен җирлек башлыгы да раслады.

– Фәридә хәлендәге кешеләр күп бездә, – диде Халидә Сөләйманова. – Кемдер соң гына сатарга, үзенә ашарга дип алган иде. Аларга кошларын тиз арада эшкәртергә туры килде. Әлегә кадәр аңлату эшләре алып барабыз, кешеләр һаман да эшкәртә әле. Халык күп булса да, барысы да тавык, каз-үрдәк тотмый. Авылда якынча 1 меңләп тирәсе кош-корт бар иде.

Соңгы елларда кош гриппы белән зарарланган эре хуҗалыклар  

2021 ел – Яшел Үзән районының «Залесный» агрофирмасында кош гриппы чыгып, 175 мең баш күркә һәм 85 тонна кош ите юк ителде. Оешмага килгән зыян күләме  200 млн сум иде. Моннан тыш, Мөслим, Буа һәм Чүпрәле районнары фермерларына 5 млн сум зыян килде.

2021 ел – Тукай районында фермер Прияна Фролованың бытбылдык фермасында кош гриппы табылу сәбәпле, 50 мең  кош юк ителде.

2017 ел – Лаеш кош комплексында 450 мең  кош-корт юк ителде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү