Россия Президенты Владимир Путинга 68 яшь тулды

Бу көнне дәүләт башлыгы көн тәртибе буенча дистәдән артык телефон сөйләшүе үткәрәчәк. Якыннарыннан котлаулар, традиция буенча, кичкә күчерелә.

Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Дәүләт Башлыгы вазифасында уналтынчы тапкыр — 68 нче туган көнен билгеләп үтәчәк. Аның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, көн бәйрәмчә генә үтәргә охшаган. Президент Халыкара көн тәртибе буенча дистәдән артык телефон аша сөйләшүләр уздырачак, шулай ук Россия эчендәге  эшләре белән тыгыз шөгыльләнәчәк.

 


Фикер өстәү