Эт кайгысы: бер сукбай этне приютта яшәтү көненә 150 сумга төшә

Этләр приютын тотар өчен 100 млн сумга кадәр акча кирәк. Ә бер этне анда яшәтү көненә 150 сумга төшә. Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында чираттагы тапкыр сукбай этләр проблемасын күтәрделәр.

Дөрес, әлеге мәсьәлә турында фикер алышулар башланганчы, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ветеринария тармагы буенча елга нәтиҗә ясады.

– Быелгы ел гади булмады, – диде ул. – Беренчедән, санкцияләр аркасында ветеринарларның кайбер төр вакциналары һәм препаратлары юк. Әлеге проблемалар федераль һәм республика дәрәҗәсендә хәл ителә. Ләкин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу мәсьәләдән чыгу юлын табарга тырыша. Кайбер төр вакциналар үзебезнекенә алыштырылды, вакциналарның эш схемасы кире каралды.

Икенчедән, ветеринарларга авырулар буенча вазгыять тә тынгылык бирми. Быел Россиядә кош гриппының 75 очрагы теркәлде. Аларның 34е – Идел буе федераль округында, 6 кош фабрикасы зыян күрде. Бу хәлләр Татарстанны да читләтеп узмады. Башка авырулар да тик тормый. Әйтик, дуңгызларда Африка чумасының 94 очрагы теркәлгән. Иң соңгы зарарлану очрагы, 1 декабрьдә Удмуртиянең Грахов районында булган. Ә бит бу Татарстаннан – нибары 20 чакрым, ә бик зур «Камский бекон» дуңгызчылык комплексыннан 55 чакрым ераклыкта гына. Болардан тыш, соңгы көннәрдә телдән төшмәгән бруцеллез авыруы да аграрийларның да, ветеринарларның да тынычлыгын алды.

– Безнең республикада бу авыруның 1992 елдан бирле булганы юк иде. Идел буе федераль округында без бер утрау кебек кала килдек. Быел безне дә аямады. Бруцеллезның ике очрагы теркәлде. Әлеге вакытта «Тукай» хуҗалыгында авыру учагын бетерү буенча эшләр бара. Мәсьәлә җиңел түгел, терлекләр күп, ләкин якын арада барлык малларны да юк итеп бетерәчәкбез, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Илдә Себер түләмәсе, нодуляр дерматит кебек куркыныч авырулар да очраштыргалый. Бу уңайдан баш ветеринар барлык төр хайваннарга да профилактика чаралары уздырылуын һәм вакцина ясалуын әйтте.

Утырышта күтәрелгән икенче төп мәсьәлә сукбай этләргә кагыла иде. Ни кызганыч, күпме генә сөйләшсәк тә, фикер алышсак та, әлеге проблема чишелеш таба алганы юк әле. Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, быел хуҗасыз этләрне аулау һәм асрау өчен бюджеттан 75,4 млн сум акча тотылган. Киләсе елга бу эшләргә тагын да күбрәк акча бүлеп биреләчәк: 88,3 млн сум. Аның 29 млн сумы агрессив этләрне карап тотуга китәчәк. Әлеге вакытта Татарстанда эшли торган 19 приютта 3 мең эт яши. Аларның икесе муниципаль булса, калганнары – шәхси. Тагын бер приют Чаллыда төзелә.

– Приютлар буенча безнең сорауларыбыз күп. Бүген төбәкләргә сукбай этләр буенча үзләренә хәл итү мөмкинлеген бирделәр, һәм кайберләрендә тәңгәлләштерү, теркәү тәртибен билгеләделәр. Әйтик, Якутиядә этләрне үтерү турында закон кабул иттеләр. Ләкин беренче дулкыннар узар өчен күпмедер көтәргә кирәк, прокуратура мондый карар кабул ителгән субъектларны тикшерә, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, республикада ел саен якынча 20 мең тирәсе эт аулана. Ә приютны СанПиНның барлык кагыйдәләре буенча төзү өчен, якынча 100 млн сум акча кирәк. Аларны карап тоту да арзан түгел: әгәр 4–5 ел элек бер этне карап тоту 107 сум булса, хәзер бу 150 сумга җитә.

– Бу бик кыйммәт. Безгә ел саен моның өчен акча бүлеп бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә барыбызга бергә нинди дә булса карар кабул итәргә кирәк, – диде баш ветеринар.

Тагын бер мөһим проблема бар, ул да булса – этләрне теркәү. Әлеге вакытта республикада 110 мең эткә вакцина ясалган, нибары 14 меңе генә теркәлгән. Хуҗаларына уңайлы булсын өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында да теркәлү мөмкинлеген булдырганнар иде, тик мәҗбүриләү булмагач, бу эш бик акрын бара.

Комитет рәисе Азат Хамаев та сукбай этләрнең иң борчыган проблемаларның берсе булуын белдерде.

– Әгәр без хайваннарны мәҗбүри теркәү тәртибен кертмибез икән, сукбай этләр алга таба да ишәячәк кенә. Ел дәвамында бу мәсьәләне хәл итмәсәк, сукбай этләр тешләгән, үтергән кешеләр тагын да булачак, – диде ул.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү