Татарстанда 18 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда киләсе атнада 18 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген Татарстанда яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Төнлә 1-5, көндез 7-10 градус җылы булачак.

Иртәгә, 10 сентябрьдә дә, яңгырлар көтелә. Төнлә 1-6, көндез 11-16 җылы булыр дип фаразлана.
Якшәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 2-7, көндез 11-16 градус җылы булыр дип көтелә.
Синоптиклар фаразларынча, киләсе атна башында 18 градуска кадәр җылытачак.


Фикер өстәү