Татарстанда бер атна эчендә эшмәкәрләр 250 миллион сумнан артыграк кредит алган

Татарстан эшмәкәрләре ташламалы яңа программа буенча кредит (барлыгы 3,1 миллиард сум) алу өчен 26 заявка тапшырган. Акча урта бизнес өчен – 3, кече бизнес һәм микробизнес өчен 4,5 процентлы ставка белән бирелә. Бер атна эчендә генә дә эшмәкәрләр 250 миллион сумнан артыграк кредит алган.

Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, эшкәртү производствосы, кунакханә бизнесы, транспорт һәм логистика оешмалары 1 миллиард сумга кадәр кредит алу мөмкинлегенә ия. Акчаны алар инвестицион максатка – әйтик, яңа производство оештыру өчен бина, бүлмә сатып алуга яки җитештерү бинасы төзүгә тота ала.

Дәүләт ярдәме эшмәкәрләргә, җиһазларны тизрәк сатып алып, продукция җитештерә башлау мөмкинлеге бирәчәк. Ташламалы яңа программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек, хосусый эшмәкәрлеккә ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә эшләнгән.


Фикер өстәү