Эшмәкәрләргә 667 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән

Кризиска каршы программаларны тормышка ашыру чорында Татарстанның кече һәм урта бизнесына федераль һәм республика бюджетларыннан барлыгы 34 миллиард сумнан артыграк күләмдә ярдәм күрсәтелгән.

Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителә.  Эшмәкәрләр эш урыннарын саклап калу һәм эшчәнлекләрен яңарту өчен 0-2 процентлы ставка белән федераль кредит программаларыннан файдаланырга мөмкин. Аларга бу максаттан барлыгы 16,8 миллиард сумлык якынча 7,4 мең кредит бирелгән. Моннан тыш Татарстан эшмәкәрләре 8,5 процентлы ставка белән ташламалы кредит программалары хисабына 17 миллиард сум чамасы акча алуга ирешкән. Республикада эшмәкәрләр өчен кризислы хәлләрдән чыгу вакытында чыгымнарны кыскарту мөмкинлеге бирердәй программалар да эшләп килә. Алар ярдәмендә эшмәкәрләргә чама белән 667 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән.


Фикер өстәү