Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче үлгән

 Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән. Аларның берсенең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә көндез Чистай — Түбән Кама трассасында Түбән Кама районының Сухарево авылыннан ерак түгел урнашкан ягулык салу станциясе янында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.

«Лада» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авария урынында үлә, «Лада» пассажиры имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Фикер өстәү