Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына иртәгәдән дистанцион укуга күчәргә киңәш итте

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына 16 марттан алып коронавирус аркасында дистанцион укуга күчәргә киңәш итте.

Ведомство башлыгы Валерий Фальков боерыгы нигезендә, югары уку йортларына студентларын электрон белем һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, аларның белем бирү программаларын үзләштерүен тәэмин итәргә тәкъдим ясалды.

Исегезгә төшерәбез, кичә Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә санитар-эпидемиологик контроль чараларын көчәйтергә һәм, кирәк булганда, укучыларны балалар бакчалары, мәктәпләр, колледжларны дистанцион укытуга вакытлыча күчерергә тәкъдим итте. Бу коронавирус таралу белән бәйле.


Фикер өстәү