Артист-иллюзионист Альберт Гаделшин: Татар цирк коллективы төзүне үзебезгә төп бурыч итеп куйдык

Өлкән буын хәтерлидер, мөгаен: элек башкалабызда Татар цирк төркеме оештырылып, ул үз вакытында Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә менә дигән тамашалар күрсәтте. Андагы чыгышларның һәрберсе диярлек милли бизәкләргә төренгән иде. Бүген нәкъ җырдагы кебек уфтанырга гына кала: бу цирк кая китеп югалды икән? Ул ничек оешкан иде? Хәзер андый милли төркемне торгызырга мөмкинлекләр бармы? Гомумән, бу эш белән шөгыльләнергә теләк белдерәләрме? Заманында Татар циркы төркеменең баш режиссеры булып эшләгән артист-иллюзионист, драматург, фокуслар җыентыгы, «Казан циркы һәм артистлары турында риваять» китабы авторы, «Күз буу – кара театр» студиясен оештыручы Альберт Гаделшин белән без шул сорауларга җавап эзләдек.

– Альберт Сөнгатович, аз гына тарихка кайтып, цирк ничек барлыкка килгән, дигән сорауга җавап бирик әле.

– Циркның тарихы атлы сугышчыларга бәйле. Урта гасырларда аларга сугышны алып бару өчен артык осталык кирәк булмаган. Чөнки ике яктан да гаскәр башлыклары кара-каршы сугышып, берсе озын сөңге белән дошманын аттан сугып төшергәч кенә ике гаскәр бер-берсенә ташланган. Шуннан кылыч белән чабу, үтереш башланган. Әмма вакыт узу белән җайдаклы сугышчылар өчен атта чабу, сугыш уеннарын үзләштерү мөһим бурычка әйләнә. Алар дошманнан сакланып калу өчен оста хәрәкәтләр ясарга тиеш булалар. Шулай итеп, Европа илләрендә атларда чабарга өйрәтә торган мәктәпләр ачылган. Беррәттән төрле күнегүләрне оста башкарып, халыкка да күрсәтә башлаганнар. Циркның тарихы әнә шул мәктәпләргә барып тоташа.

– Татар кешесенең борын-борыннан атлар яратуын исәпкә алсак, димәк, бабаларыбызның циркка турыдан-туры катнашы булган дип әйтергә була.

– Бу хакта сүзне Сабантуйдан башласак, дөресрәк булыр. Бу бәйрәм, чыннан да, киң колачлы булып, халык циркы хезмәтен үтәгән. Сабантуйда аның күп кенә жанрлары бар: көрәшчеләр, ат чабышлары, баганага менү, бүрәнәдән ясалган «кәҗә»гә атлану, капчык сугышы, авыр герләр күтәрү һәм башка күп төрле уеннар, мәзәкләр, җыр-бию…

 – Сабантуй үзенә бер бәйрәм инде ул. Бу очракта бинасы булган стационар цирк турында сүз алып барсак, дөресрәк кебек. Башкалабыз кайчан цирклы була?

– Казанда беренче агач циркны бертуган Никитиннар 1890 елда төзи. Бу хакта документлар сакланган. Халык, агылып, тамаша карарга йөри башлый. Әлеге цирк 40 елдан артык хезмәт итә. Еллар уза, агач бина искерә. 1928 елда шул ук урынга яңа агач цирк төзелә. Аңа Татарстан АССРның сигезьеллыгына багышлап исем дә бирелә. Әмма ул халык теленә керми, бары тик кәгазьләрдә генә сакланып кала. Яңа бинага күп кенә үзгәрешләр кертелә, кыш өчен җылытылып, конюшня, грим бүлмәләре төзелә. 1961 елда бу бина җимерелә башлый, ябыла. Май аеннан салкын көзгә кадәр стадионда цирк-шапито эшли башлый. Бина исә, хәрабә хәленә калып, янып бетә. Ул урында машина кую урыны ясалып, артистларга дип салынган ике катлы таш коммуналь йорт кына кала.

Беренче татар цирк төркеме дә эшчәнлеген шушы агач бинада башлый. Беренче премьера 1956 елның февралендә була. Ул вакытта тәҗрибәле филармония артистларын оештыру күп чыгымнар сорамый. Кыска гына вакыт эчендә гади генә сценарий язылып, программа төзелә. Яңа гына иҗат ителгән цирк номеры күбрәк эстрада артистлары чыгышын хәтерләтә. Шуңа күрә дә филармония артистлары беренче татар циркы төркемен төзүчеләр булып санала. Сәнгать җитәкчесе итеп Мөхәммәт Гыйсмәтуллин билгеләнә. Артистлар арасында гармунчы Гали ага Җәмлиханов, акробат Абдулла Хәбибуллин, аның партнеры, тормыш иптәше Тәскирә ханым, иллюзия-манипуляция остасы Габделхәй Мушинский, тамашаны алып баручы Фатих Колбарисов, акробат кыз Сания Гыйниятуллина, көрәшче баһадир Йосыф Рәфыйков, трапеция гимнасты Мансур Хәбибуллин була. Ни кызганыч, бинаның юкка чыгуы татар төркемен дә тулысынча тарката.

– Циркта икенче татар төркемен оештырган кешенең нәкъ менә сез икәнлеген белгәч,  гаҗәбрәк тә тоела. Чөнки беренче тапкыр цирк бусагасын да армиягә киткәндә генә атлап кергәнсез.

– 1958 елда, армиягә киткәндә, мин Октябрь бәйрәменә багышланган цирк программасын карадым. Шунда бу тамашага гашыйк булдым. Хезмәт итеп кайтканда цирк ябылган иде инде. Театр училищесына укырга кердем, әмма аны тәмамларга мөмкинлек булмады. Горький исемендәге клубка килеп, хорда җырлый, туры килгәндә, концерт программалары алып бара башладым. Драма коллективында спектакльләрдә уйнап, тәҗрибә тупладым. Халык театрларына режиссерлар әзерләүче икееллык курска укырга кердем. Укуымны тәмамлап, таныклык алып, шул клубта эшли башладым. Кышларын шәһәргә «Цирк – сәхнәдә» коллективы килеп, мәдәният сарайларында чыгыш ясый. Мин берсен дә калдырмыйча карап барам. Циркта чыгыш ясарга хыялланам. Сәбәбе дә бар: армиядә чакта курслар тәмамлап, медбрат булып эшләгән идем. Шунда яныма бер әрмән егете ияләште. Фокуслар өйрәтте. Әйтергә кирәк, андый нәрсәләргә кечкенәдән үзем дә һәвәс идем. Кайткач, тәҗрибәмне арттыра барып, концерт бригадаларында да иллюзионист булып чыгыш ясый башладым. Аннан филармониягә эшкә кердем. Белем алырга кирәк иде. КДУның РТО бүлеген читтән торып тәмамладым. 1964 елда Татарстанда зур монументаль цирк төзү турында карар чыкты. Тәвәккәлләдем дә булачак циркның директоры Николай Панов янына киттем. Уртак тел табылды: төзелеп беткәч тә, баш администратор булып килерсең дип, эшкә чакырды. Шулвакыт беррәттән зур хыялым – татар циркы төркеме төзү турында да сөйләп аттым. Ризалашты. Цирк ачыласы 1967 елның көзендә безнең концерт бригадасы гастрольдә иде. Ташлап китеп булмый бит инде. Ачылышка кайтып җитә алмадым. Бик борчылдым. Директор да, син кайда югалдың, дип, үпкәләп каршы алды. Шулай да, элемтәдә бул, дип тынычландырды. Әй, күңелле булган иде ул чакта. Халык гөж килә. Тамашасына караганда бинасын күрү өчен киләләр. Бер ел тирәсе вакыт үткәч, мине дә эшкә чакырдылар.

– Сезнең төп хыялыгыз татар коллективын төзү бит инде. Теләктәшләр табылдымы?

– Тәҗрибәле өлкән артистлар белән киңәшеп, татар цирк коллективы төзүне үзебезгә төп бурыч итеп куйдык. Республика җитәкчеләре, безнең тәкъдимне хуплап, Союзгосциркка мөрәҗәгать иттеләр. 1969 елда икенче татар цирк студиясе ачылу турында карар чыкты. Афишалар бастырылып, радио, телевидение аша белдерүләр бирүгә, яшьләр агылып килде. Биш йөздән артык гариза кабул ителде. Шул исәптән үземнең гаризаны да теркәп, конкурс аша узып, кабул итү көне җитте. Союзгосциркның үзәк студиясе режиссерлары һәм өлкән артистлар катнашында жюри игълан ителде. Биш йөздән артык абитуриенттан өченче турга утыз кеше калдык. Ниһаять, ел буена барган киеренке хезмәт җимеше булып, 1970 елның 23 июнендә татар коллективы, ТАССРның 50 еллыгына багышлап, «Сабантуй» дип аталган зур бәйрәм чыгышы әзерләде. Ул вакытта бигрәк тә татар зыялылары арасында, менә безнең дә милли циркыбыз булды, дип әйтүчеләр күбәйде. Аларның сүзләрендә милли горурлык сизелә иде. Татар цирк коллективының беренче җитәкчесе Валерия Акинина-Хисаметдинова булды. Аны бик яратып «коллективның әнисе» дип йөрттеләр. Ул үзе дә төркемебез бердәм булсын өчен бөтен көчен куйды. Яңа номерлар, яңа программалар әзерләнде. Күп кенә чит илләрдә гастрольләрдә булдык. Иҗат уңышлары өчен Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләндек. Коллективның аерым номерлары Америка, Япония, Бразилия, Германия һәм башка күп кенә илләрдә гастрольләрдә булып, дөньяда татар циркы барлыгын таныттылар. Шундый кыска вакыт эчендә оешкан татар цирк коллективы, яшь булуына карамастан, йөзләгән совет цирклары белән бер рәткә басты. Коллективка Союзгосцирк системасында эшләүче профессиональ татар артистлары да кушылган иде. Ни кызганыч, Валерия Николаевна лаеклы ялга киткәч, коллективта үзгәрешләр башланды. Манежда үзләрен тәҗрибәле оста дип хис итә башлаган артистлар «йолдыз чире» белән авырый башладылар. Күбесендә, коллективтан китеп, «конвейер»да эшләп, чит илләргә гастрольгә барырга омтылу теләге кабына башлады. Җитмәсә, үзебезнең дә тәҗрибә аз иде. Клоуннарның репертуары да отышлы түгел. Тамашачыларны көлдерү, аз гына булса да елмайта алу – бик катлаулы бурыч бит ул. Аптырагач, Союзгосцирк «конвейер»ыннан татарның бердәнбер цирк клоуны Хәсән Мусинны чакыртып алдылар. Әмма аның да репертуары бик искергән иде, ул аны, өлкән яшьтә булгангадыр инде, яңартырга теләмәде дә. Өстәвенә җитәкче дә алышынды. Ул үзе үк директор да, баш режиссер да булып килде. Миңа шапито директоры урынын тәкъдим иттеләр, янәсе, режиссерлыкка белемем җитми. Ризалашмыйча, филармониягә китеп бардым. Әмма, татар цирк коллективын төзүгә шулкадәр көч куеп та, ташлап китүем дөрес булдымы икән, дигән сорау мине гел бораулап торды. ГИТИСка укырга керү теләге башымнан чыкмады. Ниһаять, конкурстан үтеп, югары режиссерлар курсына тәкъдим ителдем. Укуны тәмамлагач, Ярославль циркына эшкә җибәрделәр. Өч ел үткәч, Татарстан өлкә комитеты җитәкчесе Мөдәррис Мусин мине эзләп табарга куша. Шулай итеп, мине Казан циркының баш режиссеры итеп күчерделәр.

Без татар төркеменең номерларын яңартырга тырышсак та, ул шактый көчсезләнгән иде инде. 19 ел эшләгәннән соң, 1988 елда бу төркем таркалды.

– Бүген циркта милли бизәкләргә баетылган татар төркеме төзү чынбарлыкка туры киләме?

– Туры килә, әлбәттә. Моның өчен бары тик, үз эшенә тугры булып, янып-көеп йөри торган кеше генә кирәк. Талантлар җитәрлек бит бездә. Казан циркы каршында балалар циркы мәктәбен ачу турындагы фикерне дә мин тәкъдим иткән идем. 1996 елда ачылган мәктәп бүген дә эшләп килә. Мәктәптә тәрбияләнгән егермедән артык яшь артист Росгосциркта, Мәскәүдә Юрий Никулин исемендәге циркта эшли. Дөньяның иң популяр циркына әверелгән Америка «Дю Солей» циркы белән контракт төзүчеләр дә күп. Зур бүләкләргә ия булучылар да бар. Әмма, ни кызганыч, бүген Казан циркы килешүләр төзеп, төрле җирләрдән килгән коллективлар өчен чыгыш ясау урыны булып кына хезмәт итә.

– Бәлки, бүгенге цирк сезнең кебек белгечләрнең киңәш-табышларын көтәдер?

– Андый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәре юк. Элек сакчы янында циркта эшләгән ветераннарның исемлеге эленеп торды. Һәм без, документ күрсәтеп, бернинди каршылыксыз бинага үтә алдык. Элемтәбез нык иде. Хәзер исә андый мөмкинлекне дә юкка чыгардылар.

  • «Цирк» латинчадан түгәрәк дигән сүзне аңлата. Чыгышлар ясый торган аренаны манеж дип йөртәләр. Аның зурлыгы бөтен дөньядагы цирк биналарында да бертөрле – 13 метр. Бу зурлык ат өстендә чабучы артистлар өчен кулай, алар тарафыннан билгеләнгән дә. Ә башка жанрдагы артистлар чыгышларын аренага үзләре теләгәнчә җайлаштыра. Аренаның өсте йомшак булырга тиеш. Бу – бигрәк тә акробатлар өчен кирәкле шарт. Узган гасырның җитмешенче елларына кадәр үзле кызыл балчыкны җәеп, йомшартып, пычкы чүбе белән кушып, барьердан манеж уртасына таба яссылык эшлиләр. Бу – мәҗбүри, чөнки дәррәү чапканда, физика законы буенча, уртага тарту көче аркасында атлар егылмыйлар. Егетләр дә, җиңел генә сикереп төшеп, яңадан чабып барган атка атлана алалар. 1983 елда Казан циркын төзекләндергәндә, манежларның икесенә дә каучук җәелә. Материалларны Казан резина-техник әйберләре заводы эшләп бирә. Бу гамәл бинада чисталыкны саклау өчен бик әйбәт була. Әлеге ысулны Союзгосцирк үрнәк итеп алып, бүтәннәргә дә тарата. Циркта түшәмне гөмбәз дип йөртәләр. Монысы исә һава гимнастлары өчен бик кулай.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү