Альберт Шакиров: «Күңел җылынсын өчен тамак тук булу кирәк»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны журналист, блогер Альберт Шакиров белән эзлибез.

– Өлешчә мобилизация башлангач, чит илгә чыгып киткән ир-егетләр турында әледән-әле искә алып торалар. Берәүләр аларны кире кертмәскә, икенчеләр, кайткан очракта да, эш бирмәскә тәкъдим итә. Чикләрне ябып, мондагыларны чыгармау турындагы сүзләр Кремль дәрәҗәсендә кире кагылды. Әмма имеш-мимешләр бетми. Мондый хәбәрләр ир-ат халкының тынычлыгын юкка чыгара түгелме?

– Тынычлыкны юкка чыгара дип әйтә алмыйм. Ә менә ачуны китерә. Бигрәк тә Дәүләт Думасы тирәсендәге кешеләрнең кирәкмәгән тәкъдимнәр белән шөгыльләнеп ятулары. Бу инде җил кайсы якка иссә, бездән дә өлеш булсын дип, шул якка өрергә тырышу, үзләрен күрсәтергә маташулары. Гомумән, Украинадагы хәлләр тирәсендә үзләренә исем ясарга маташучылар җитәрлек. Бу хакта нидер әйткәч, барыбер игътибар итәселәре, ниндидер кайтаваз буласы, күпмедер вакыт кабатлап сөйлиселәре билгеле. Шуңа күрә үзләреннән, кем әйтмешли, өч тиен кыстырырга тырышалар. Ләкин араларында ачыктан-ачык провокация буларак бәяләнерлек сүзләр дә бар. Ярым-йорты мондый хәбәрләрнең эченәрәк кереп, игътибар белән карый башласаң, бернинди әһәмияте юклыгын күрәсең. Шуңа күрә борчылырга урын юк.

Читкә чыгып киткән егетләргә килгәндә, аларга кагылышлы закон кабул ителгән очракта да, аны ничек эшләтәсең? Бар кешене дә бер чыбыктан сөреп булмый бит. Әйтик, кешенең качып чыгып киткәнен ничек исбат итәсең? Шуңа күрә мондый сөйләшүләрне буш дип саныйм. Депутат түгел, гафу итегез, кухняда салып утырган кеше сүзенә охшап кала мондый сүзләр. Ярый, кире кертмәделәр ди, безгә бит эшче куллар кирәк. Шул ук IT-белгечләр урынына алмашка кеше әзерләгәнче кимендә 5–6 ел вакыт кирәк. Кайда нишләп йөрсә дә, икътисадка әзер белгеч ул. Ачыктан-ачык каршы фикерләр әйтмәгән икән, андый кешеләрне кире кагып, борып җибәрүне дөрес дип санамыйм.

 

– Үзебезгә әйләнеп кайтсак, бу көннәрдә җанисәп нәтиҗәләре ачыкланды. Татарстанда халык саны артуга сөендек. Димәк, бездәге тормыш начар түгел икән. Әмма татарлар саны кимү борчуга салды, гаҗәпләндерде дә. Әллә бу гаҗәп түгелме?

– 10 ел эчендә 600 мең чамасы кешегә кимү куркыта торган сан. Алай ук булыр дип уйламаган идем. Бу бит инде демографиягә бәйле вазгыять кенә түгел. Милләт төшенчәсе икенче планга күчә, ахрысы. Глобализациянең дулкыннары безгә дә бәрә башлады. Соңгы вакытта шулай дип уйлый башладым. Бигрәк тә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар ассимиляциягә дучар була. Күчеп киткән кешеләрнең балалары, оныклары үзләрен татар дип санамаска мөмкин. Сәбәп шунда икән, бу сан алга таба да үсәчәк. Татарстанда миллилеккә катышы булган, әйтик, педагогика, мәдәният-сәнгать юнәлеше буенча белем бирүче укытучылар белән сөйләшкәндә алар да әйтә: соңгы елларда яшьләр, студентлар арасында милли үзаң кими. Бу яшьләр инде башкача фикер йөртә. Шуңа күрә татарлар саны кимү гаҗәп түгел, әмма куркыныч. Ничек итеп үзгәртеп буласын әйтә алмыйм. Чөнки безгә генә хас күренеш түгел. Башка илләрдә дә, әйтик, шул ук АКШта да барлык милләтләрнең бергә буталып, боткага әверелүе күзәтелә. Бәлкем, дәүләткә әнә шундый масса барлыкка килү кулайрактыр да. Милли республикаларга, телләрне өйрәнүгә бүгенге мөнәсәбәт тик торганнан гына барлыкка килми дип уйлыйм.

– Җанисәп нәтиҗәләренең кышкы яллар вакытында игълан ителүе игътибарыңны җәлеп итмәдеме?

– Сәер булды. Бәлкем, бәхәсләр тынсын өчен махсус шулай эшләнгәндер.

– Яллар димәктән, кышкы каникул ел буена җыелып килгән борчу-мәшәкатьләрдән, һич югы шул хисләрдән беразга булса да арынырга ярдәм иттеме? 

– Сүз дә юк, ярдәм итте. Халык бәйрәм чараларына бик теләп йөрде. Бигрәк тә Казанда. Ник дигәндә, соңгы еллардагы чикләүләр, борчу-мәшәкатьләр белән яшәү ялыктырды. Шуңа күрә чыгып, бераз җилләнеп керү, бетмәс-төкәнмәс күңелсез хәбәрләрдән арынып тору кирәк иде. Баш белән ял итәргә мөмкинлек булды.

– Яллардан соң салкын бәргән салкыннарны ни өчендер гадәттән тыш хәл кебек кабул иттек. Халык нәзберекләнә бара дигән сүзме бу?

– Юк, нәзбереклек түгел. Уңайлы тормышка ияләнеп киттек. Бер көнне ярты сәгатькә утны өзделәр. Бик сәер тоелды. Андый хәлләр онытылып бара бит инде. Без хәзер салкынга ияләшмәгән. Авылда да җылытылган яңа йортларда яшибез. Утын ташыйсы, күмер ягасы юк. Шуңа күрә бу көннәрдә биш минут саен температураны карап тордык. Ләкин авыл җире өчен бик яхшы булды бу суыклар. Иң мөһиме – күңелләребез җылы булсын. Әмма анысы өчен дә тамак тук булу кирәк.

 

 


Фикер өстәү