Татарстанда бер хатын-кыз полиция хезмәткәренең яңагына суккан өчен хөкем ителгән

Казанда яшәүче бер хатын-кыз полиция хезмәткәренең яңагына суккан өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән. Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта белдергән.

Бу хәл 2022 елның 19 декабрендә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә килеп чыккан. Хатын-кыз Школьная урамындагы йорт подъездында полиция хезмәткәренең яңагына суккан.
Ул үз гаебен танымаган. Суд аны, хакимият вәкиленә карата көч кулланган өчен, 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү