Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Җаның ниләр тели?» (Артур Шәйдуллин) дигән героик трагикомедиянең премьерасы узды. Ул масштаблы булуы белән дә, бизәлеше һәм шактый фәлсәфи сорау күтәрүе белән дә үзенчәлекле.
Беренчедән, спектакльдә бөтен труппа диярлек катнаша, күмәк күренешләрдәге актерларның да һәрберсенең үз йөкләмәсе бар. Икенчедән, рәссам Ләйсән Хөсәенова бизәлешендәге сәхнә декорациясе, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Ринат Еникеев, Александр Ключарев кебек композиторларның затлы музыкасы сәхнәдәге вакыйгаларга тәңгәл килеп, аларның эчтәлеген ачуда аерым бер роль уйный. Өченчедән, спектакль нәрсә турында дигән сорауга өздереп кенә бер җавап яңгырамый. Кемдер аны «авыл темасы, авылларның бетүе турында» дип кабул итәргә мөмкин, башка берәү өчен спектакль һәр буынга телдән-телгә күчеп килгән бичуралар белән дә кадерле булыр, кемдер исә кеше дигән затның асылын чагылдыра торган гомум сыйфатларга игътибар итеп укталыр. «Спектакльдә авыл темасының куе төсмерләр белән баюы – куелуга әзерлек барышында туган ягы. Пьеса кешенең матди байлык артыннан куып, иманын, вөҗданын җуя алуы хакында. Бетеп барган авыл – кеше җанының бу ягын тулы күрсәтү өчен локация, декорация генә», – ди автор Артур Шәйдуллин.
Спектакльнең режиссеры, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов исә биредә бик гади фәлсәфә чагыла дип саный: «Без бит менә телибез, телибез, тик нәрсә теләргә кирәклеген генә белеп бетермибез. Спектакльдә Гарифулланың: «Сез кыюлык сорыйсызмы, әллә кыюлык күрсәтер өчен шартлар һәм мөмкинлекме?» – дигән репликасы бар. Бу фәлсәфә Соломон легендаларыннан килә: ул бит бер дә хаким булырга телим дип сорамаган, ә зирәклек сораган… Узган ел яз көне Артур миңа 6 пьеса тәкъдим иткән иде, башта берсе дә «эләктермәсә» дә, кабат укыгач, «Җаның ниләр тели?» дигәнендә бичуралар, йорт ияләре турындагы этюд игътибарны җәлеп итте. «Действие» җитеп бетми иде, кайбер персонажларның язмышы ачыкланып бетмәгән, Сирин безнең дингә якын булмаган мистик җан иде. Менә шуларны үзгәртү турында автор белән киңәшләштек, пьеса белән бер елга якын эшләдек. Аллага шөкер, үз фәлсәфәсе булган спектакль килеп чыкты».
Пьесага үзгәртүләр кертүгә авторның бер каршылыгы да булмаган: «Идеяләре ташып торган, тулы канлы тандемда эшләргә атлыгып торган режиссерга ризасызлык белдерү минем яктан дорфалык булыр иде», – ди ул үзе бу хакта.
Авыл халкын шәһәргә күчерергә җыеналар, чөнки биредә завод төзергә җыеналар. Урамнарның кайберсен бульдозер җир белән тигезләргә өлгергән. Шул вакытта авылда мистик җан – Гарифулланың (Марсель Мөсәвиров) пәйда булуы вакыйгаларны төптән үзгәртергә булыша алыр кебек. Моның өчен нибары аның: «Җаның ниләр тели?» – дип соравына салкын акыл белән уйлап җавап бирү дә җитәр иде.
Бу спектакль – безнең тормышыбызның көзгесе. Кешеләрне заман үз иләгендә или: һәркем нәрсәгә лаек – шул рәвешле. Көчсезләр дә, телсезләр дә, нәфес, дан-дәрәҗә колы булганнар да, башкалар мәнфәгатен кайгыртып, үзен корбан итәргә әзерләр дә бар ул иләктә. Тик заманга гына үпкәләү дөрес булыр микән? Заманны гаеплибез, мәктәпләр бетүгә, балаларның туган телдә сөйләшмәвенә, кешеләрнең бәгыре кырыслануга – бетмәс-төкәнмәс сәбәпләргә зарланабыз… Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга» дигән шигырь юллары бар. Ә бит кемнедер гаепләгәнче, олыбыз-кечебезгә үзебезнең җан түренә үрелеп карау, аның тузанын кагу комачауламас иде.
Авыл өлкәннәрен ишетегез (РФнең атказанган, ТРның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, ТРның халык артистлары Гөлүсә Гайнетдинова, Рафик Каюмов, Булат Сәлахов, ТРның атказанган артистлары Рафил Сәгъдуллин, Гөлфия Фәйзерахманова): кемдер мал астын чистарта торган сәнәге турында кайгыра. Икенче берәве, завод төзер өчен уңайлык ясап, ниемә авылга асфальт салдырдың, газ керттең, дип авыл башлыгын битәрли. Өченчесенә һаман саен авыл кешесеннән акча каерулары ошамый. Ошамый, әмма алдына куелган тартмага иң беренчеләрдән булып кесәсендәге соңгы тәңкәләрен чыгарып сала!.. Берсен, үзе дә танырга теләмәгән татлы хыялы булып, авыл башлыгы кәнәфие ымсындырган икән… Элекке полиция лейтенанты кобурасын һәм яңа погоннарны сагынып тилмерә…
Тамашачы күз алдында без яшәгән чорның байтак затлары җанлана, анда татлы сөйләп кешене төп башына утыртучы түрә дә (Эдуард Латыйпов), милләт өчен җан атуы тел тегермәненнән артмаган активист та (Руслан Ибраһимов), сенсация эзләп йөрүче журналист та (ТРның атказанган артисты Чулпан Садыйкова), бәхете һәм бәхетсезлеге фатир, мал-туар, мәхәббәт дигән төшенчәләрдән торган ханымнар да (Алсу Гыйльманова, Лилия Минһаҗева, ТРның атказанган артисты Нурия Салахова), гомер буе башкалар тормышын кайгыртып яшәгән авыл башлыгы да (бармак белән генә санарлык булса да, тормышта андыйлар да очрый әле, бу рольдә ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев уйный) бар.
Спектакль тамашачыны битараф калдырмый – иң мөһиме шул. Соң чиктә, бик күпләр: «Шундый сорау һәм мөмкинлек бирсәләр, мин нәрсә теләр идем икән?» – дип булса да уйланып чыга залдан. Кызык шул: бер теләккә ике катлы фатир да, мунчасы булган дача да, тулы бер галәм дә сыярга мөмкин. Һәркемнең үз каланчасы. Кыскасы, Чаллы театры репертуарына тагын бер саллы әсәр өстәлде, озын гомерле булсын!
Айгөл Әхмәтгалиева, театрның әдәби бүлек җитәкчесе