Лейка белән күршесенә суккан ир-ат 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 бүлегендәге «з» пунктында каралган җинаять кылуда (аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү) гаепле дип тапкан.

Судта 2019 елның 1 июнендә хөкем ителүченең, исерек килеш, Яшел Үзән шәһәрендәге йорт яны участогында танышлары белән бәхәсләшүе ачыкланган. Конфликт барышында эш фигуранты оппонент башына металл лейка белән суга. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.

Суд гаеплегә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.


Фикер өстәү