Ростуризм башлыгы россиялеләргә май бәйрәмнәрендә Казанга килергә киңәш итте

Ростуризм башлыгы Зарина Догузова россиялеләргә май бәйрәмнәрендә Казан, Калининград, Самара, Түбән Новгород яки Алтын боҗра шәһәрләренә барырга киңәш итте. Бу хакта ул «Россия 1»телеканалы эфирында әйтте.

Ул Россия халкына язгы чорда өч төр сәяхәт кылырга тәкъдим итте: талчыгудан арындыра торган  «атмосфералы» шәһәр сәфәрләре, автомобиль һәм сәламәтләндерү сәяхәтләре.

«Әгәр без атмосфералы шәһәр сәфәрләре турында сөйләшсәк, бу Калининград, Самара, Казан, Түбән Новгород, Алтын боҗра – Суздаль, Владимир, Ярославль һәм, әлбәттә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кавказ шәһәрләре», –  дигән Догузова.

 


Фикер өстәү