Казан кызлары Европа олимпиадасында математика буенча алтын медаль яулаган

Казанның ике укучысы 6-12 апрельдә математика буенча кызлар арасында  Венгриядә онлайн-форматта узган Европа олимпиадасында алтын медальләр яулаган. 131 нче лицей кызлары Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова гомуми 168 баллдан 160ын җыйганнар. 

Кызлар өчен Европа олимпиадасында (EGMO) Россия командасына шулай ук Санкт-Петербургтан ике укучы кергән.

Ралина Йосыпова – халыкара дәрәҗәдәге математика олимпиадаларында күп тапкырлар чемпион исеменә лаек былган кыз. Ул 2021 елда ул, гомуми 42 баллдан 42 балл җыеп, кызлар өчен Европа математика олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Ә Галия Шәрәфетдинова узган ел математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче исемен алган, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү