Танылган Казан журналисты вафат булган

Казанда 71 нче яшендә журналист Владимир Марченко вафат булган. Билгеле булганча, ул озак вакыт дәвамында авыру белән көрәшкән. Бу хакта «Бизнес Онлайн» басмасына аның хатыны хәбәр итте. 

Владимир Марченко Казанда туып-үскән, фәлсәфи фәннәр кандидаты, социаль коммуникацияләр өлкәсендә белгеч булган. Төрле елларда Татарстан матбугатында, Украинада, Россиядә һәм республикада президент һәм парламент сайлау кампанияләрендә, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгында һәм мәгариф министрлыгында эшләгән. Шуннан соң Марченко кайбер коммерция структураларында консультант булган.


Фикер өстәү