Татарстанда һава торышы: көчле җир һәм салкын булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шимбә көнне, 30 апрельдә җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәге хакында кисәтте.

Тулаем алганда, Татарстанда салкынча һава торышы көтелә: төнлә температура -3..+2 (урыны белән -6), көндез +10..+15 градус тәшкил итәчәк. Яңгыр явуы, урыны белән карлы яңгыр көтелә.

Казанда бераз яңгыр яварга мөмкин, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+2, көндез +10..+12 градус тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү