Май ялларында нишлисез?

Килешәсездер: бу көннәрдә иң актуаль сорау бу. Ике кеше очрашса, берсе барыбер шул сорауныбирә. Ни дисәң дә, май бәйрәмнәре элек-электәнкөтеп алына торган бәйрәмнәрнең берсе.

Инде кышкы каникул тәмамлануга ук май ялларынкөтә башлаучылар бар. Каланыкылар ял, табигатькочагына чыгу турында уйланса, саланыкылар буялларга күмәкләшеп башкара торган эшләренпланлаштырып куя. Дөресен әйткәндә, инде аныпланлаштырасы да юк: һәр гаиләнең бу көннәрдәэшли торган үз эшләре, инде гадәткә әйләнгән эшграфигы була. Без үзебез, мәсәлән, гомер-гомергә30 апрель көнне бәрәңге чыгара, ә 1 май көнне өйюа идек. Һәм ел саен диярлек бу көнне яңгыр яваиде. Әле күршеләр: «Бүген болар өй юмыйдыр,яңгыр яумый», – дип көлешә һәм бу хак та булаиде. Дөрес, соңгы елларда бу гадәт үзгәрде. Хәзерөй юу күпкә җиңеләйде, аны күмәкләшеп башкараторган эшләр исемлегеннән төшереп калдырдыклабаса.

Эш димәктән, үз каралтысы белән яшәгән, эшлимдигән кешегә анысы ел әйләнәсе бетми, көндәлектабылып тора. Әмма көне әйбәт булса, май ялларыул бакчада эшләү, чистарту, буяу, агарту ишеэшләргә тәгаенләнә. Кемнәрдер зиратларга барып, якыннарының каберлекләрен тәртипли, кемдертузган капка-коймасын яки каралты-курасының берөлешен яңартуга тотына

Дөресен әйткәндә, быел бөтен эш бергә өелергәохшый, кайсыннан башларга да белгән юк әле. Бәрәңге дә чыгарылмаган, агачлар да агартылмаган. Җир кибеп, кояш чыкса, бу эшләр бер-бер артлы, тиз-тиз эшләнә инде анысы. Язгы көн озын бит ул. Бер тотынганчы гына куркытып тора, эшлибашлагач, берние юк. «Май ялларында нишлисез?»дигән сорау бирсәк, авыл кешесенең күбесешулай җавап бирер иде, мөгаен.

Башкалар кебек без дә үз бакчабызда, каралты-курада эшлибез, тәртиплибез дә, аннан, бер көнне, көн матур булса, бергәләп табигатькә чыгып, иркенләп ял итәбез. Башкалардан үзгә ниндидераерым бер гадәтебез юк, – диюче дә табылыр. «Буялларда барыбыз да гаиләләребез белән төп нигезгәҗыелабыз. Һәр елны бергәләп эшли торган эшләртабыла. Быел да инде әти-әнинең планлаштырганэшләре бар» яки «Яллар күп булгач, рәхәт, әби-бабайларга, туганнарга барып булышырга, хәлбелешергә дә, үзебезнең өйләрдә эшләргә дә вакыткала», – диючеләр дә булыр.

Кешегә май ялларында нәрсәдер эшлә дип әйтәсе-кисәтәсе юк, көне генә кояшлы, матур булсын, кешеләр үзләре үк бу ялларны көтеп ала бит…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү