Ни өчен шикәргә ихтыяҗның бик зур булуын аңлатканнар

Асылда ул өлкәннәр арасында күзәтелә.

Россиядә шикәр комына галәмәт зур ихтыяҗ инфляциягә һәм халыкның запаслы булырга тырышуына бәйле. Белгечләр әнә шундый фикергә килгән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“ЦИФРРА” Хәмер базарын өйрәнү үзәге директоры Вадим Дробиз аңлатып үткәнчә, шикәрне асылда өлкән яшьтәгеләр күпләп җыя.

— Быел үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр артачак. Мондыйларга шикәр җиләк-җимештән кайнатма ясау өчен дә, яшелчәне маринадлап кую, башкасы өчен дә кирәк. Бәяләр үсү гомуми инфляциягә бәйле. Бездә алар бернинди кризисларсыз да ел саен кимендә 15 процентка арта. Кешеләр, шулай икәнен чамалап, запас җыя”, – дигән ул.

Авыл хуҗалыгы базары коньюнктурасы институты директоры Дмитрий Рылько, үз чиратында, бу хәлне сум курсының тотрыксыз булуы, шикәр бәясен “бәйләп” тотарга өндәүләр белән аңлаткан.
— Халык шикәрне “әнә шул бәядән котырып ала башлады да инде. Чыннан да, массакүләм котыру бу. Төп сәбәбе – сумның курсы үзгәрү. Ә тагын да зуррак сәбәбе – кулланучыларның, ваклап сатучыларның, алда нәрсә көтәсен белмичә, куркуга төшүләре. – дип басым ясап әйткән ул.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Монополиягә каршы федераль хезмәт, шикәргә бик зур ихтыяҗ барлыкка килү сәбәпле, бәясенең ни дәрәҗәдә нигезле булуын тикшерүгә керешкән. Шулай ук татлы продуктны җитештерүчеләрне тикшерүләр башланган.


Фикер өстәү