Сатып алмасаң, бәяләр әйбәт

Россиядә инфляция белән девальвация куркынычы кимеми. Үткән атна башында без доллар курсының пәнҗешәмбе көннән үсә башлаячагын фаразлаган идек. Фараз тормышка ашты: доллар 98 сумга җитте.

Дүшәмбе иртәсенең беренче хәбәрләре үк девальвациянең дәвамын күрсәтә. Бу юллар язылганда, евро – 104 сумны, доллар 98,5 сумны узып китте. Инфляция күрсәткечләре дә рәсми фаразларны вата-җимерә. Икътисадый үсеш министрлыгы апрель аенда еллык инфляцияне 5,3 процент булыр дип фаразласа, хәзер санны 7,5 процент дип төзәтте. Үткән атнада Путин, министрларны келәмгә бастырып, бензин бәясен контрольгә алуны таләп итте. Вице-премьер Новак нефтьчеләргә кичекмәстән ягулык бәясен төшерергә әмер бирде. Базар андый әмерләрне бик яратып бетерми бетерүен. Әмма административ басым вакытлыча нәтиҗә бирергә мөмкин. Үткән атнада «Роснефть» менеджерларының бер төркеме кәнәфиләрдән очып төште. Рәсми даирәләр бензин бәясе күтәрелүдә «соры экспорт»ны гаеплиләр, ягъни алыпсатарлар эчке базарда арзанга бензин ала да читкә сата, диләр. Моны булдырмас өчен, тоннага 50 мең сумга кадәр экспорт пошлинасы кертергә җыеналар. Чараларның нигә китерүен алдагы атналар күрсәтер. Хөкүмәт мотор ягулыгын йөгәнли алмаса, инфляция спирале бөтерелүен көчәйтәчәк. Карарларның нәтиҗәсезлеге хөкүмәткә ышанычны да киметәчәк.

Инфляция күрсәткече ике урынлы санга җитәчәк дип фаразлаган белгечләр бар. Үткән атнада Мәскәү финанс форумында финанс министры Силуанов: «Мин интернетта инфляция турында, миңа калса, дөрес фикер укыдым. Анда «сатып алмасаң, бәяләр нормаль» дип язылган иде… Сүз кулланучылар ихтыяҗын көчәйтмәскә кирәклеге турында бара…» – дигән сүзләр әйтте. Министр сүзләрен хаклы дип санар идек, әгәр дә рибага корылган икътисадта ихтыяҗның кимүе катастрофа тудырмаса. Аннан соң халыкның байтагы билләрен шактый ук кысып буды инде, әмма бәяләр маршы туктарга уйламый. Халык куллануы товарлары җитештерүне арттыру һәм көндәшлек юлы белән бәяләрне төшерү ысулын министр әллә оныткан, әллә Россия җитештерүчеләренең моңа мөмкинлеге юк. Икенче вариант дөресрәктер, чөнки Собянин – Мәскәү мэры алдагы көннәрдә генә көнчыгыш «дус»лардан зарланды. «Технологияләр бирмиләр, әзер продукт кына алыгыз, диләр. Әзер продуктны исә ике бәягә саталар», – дигән мәгънәләр ята зар артында. Шулай булгач, бәя төшүгә өметләнеп булмый инде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

 


Фикер өстәү