Рөстәм Миңнеханов “Алабуга Политех” мәгариф үзәгенең штаб-квартирасын ачуда катнашты

Бүген, 2 октябрьдә, “Алабуга” махсус икътисадый зонасының мәгариф үзәге – “Алабуга Политех” штаб-квартирасын ачу тантанасы булган. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ВТБ президенты – идарәсе рәисе Андрей Костин катнашкан.

“Алабуга” махсус-икътисадый зонасына Юпитер спутникларын кертү буенча үсеш планына кул куелган. Рәсми кешеләр күп функцияле комплекс инфраструктурасын югары бәяләгән.
Моннан тыш тантаналы чара барышында “Алабуга Политех”ның очышларны идарә итү үзәге белән туры элемтә оештырылган. Биредә студентлар “Алабуга”ның якындагы 25 елга үсеш планы турында сөйләгәннәр. 25 елдан соң “Алабуга” махсус икътисадый зонасының Юпитер спутникларына экспедицияләр оештыра башлавы күздә тотыла.


Фикер өстәү