Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә автобуслар маршруты үзгәрә

30 август – Татарстан Республикасы һәм Казанда «Шәһәр көне»н бәйрәм иткәндә автобус маршрутлары үзгәрәчәк. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Беренче чиратта Казан Кремле янындагы Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автомотошоу уздырылу сәбәпле, 29 августта 20.00 сәгатьтән башлап 30 августка кадәр № 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75 автобуслары мәйданны урап, күрше урамнардан узачак.

Шулай ук бу чорда “Тукай мәйданы” метро станциясе – Академик Арбузов” маршруты буенча хәрәкәт итүче №2 троллейбус маршруты йөрмәячәк.

Шәһәр көнендә Казанда җәмәгать транспорты эше 24.00 сәгатькә кадәр озайтылачак. 15.00-24.00 сәгатьләрдә метро расписаниесе дә көчәйтелә.

 


Фикер өстәү