“Ватаным Татарстан”да Махсус Олимпиаданың Казанда узган Бердәм Уеннарында җиңгән спортчыны бүләкләделәр

Бүген “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә узган очрашуда Махсус Олимпиаданың Казанда узган Бердәм Уеннарында җиңү яулаган Әминә Закирҗановага редакция һәм иганәчебез – “Северный морской путь” Банкы АҖнең республика филиалының махсус бүләге тапшырылды. Әминә «акыллы» колонка белән банк картасына ия булды.

Әминәгә – 12 яшь. Саба районында яшәүче кыз Махсус Олимпиаданың гыйнварда Казанда узган Бердәм Уеннарында фигуралы шуу ярышларында җиңүче булды. Биш яшеннән спорт белән шөгыльләнгән баланың беренче зур җиңүе бу! Бу хакта газетабызда да язып чыккан идек. Әнисе Фәридә әйтүенчә, Әминә – герой ул!

Кечкенә кызның тырышлыгы һәм ихтыяр көченә иганәчеләребез дә битараф калмаган. “Синең белән горурланабыз. Сиңа шушы музыкаль колонканы бүләк итәбез. Ул сиңа әкият сөйләр, дәрес әзерләргә булышыр, кичен җырлар да җырлар. Киләчәгең матур булсын!”, – диде Рамил Кашапов бүләкне тапшырганда.

Җиңүче Әминә. «Өч ай буе аппарат астында ятты. Биш тапкыр йөрәге туктап калды…»


Фикер өстәү