«Ватаным Татарстан» бүләген отучылар: «Сезнең бүләкләр бәрәкәтле була»

«Үзеңә чыккач, ышанасың икән!» Редакциябез абунәчеләр арасында уздырган лотерея бәйгесендә җиңүчеләр әнә шулай дип сөенде. Кайберләренең мондый бүләкне беренче генә отуы түгел. Суыткыч иясе Әнисә апа Гатиятовага «Ватаным Татарстан» 25 ел элек кухня комбайны бүләк иткән. Бәхет бер килсә, килә бит ул!

Бәйгедә 43 районнан барлыгы 986 абунәче катнашкан иде. Җиңүчеләрне котларга иганәчебез – «Северный морской путь» банкы АҖнең республика филиалы идарәчесе Рамил Кашапов та килде.

– Узган ел ахырында башланган, араларны җылыта торган бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Җиңүчеләр гадел рәвештә сайлап алынды, – диде «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин бүләк тапшыру тантанасында. – Бу – безнең быелгы бәйгеләрнең берсе генә. Быел газетабызның оешуына 105 ел тулуга багышланган чаралар башланып китте. Күптән түгел балалар арасында уздырылган бәйгегә йомгак ясадык. Бүген сезне кунакка дәштек. Киләсе атнада 60 нчы мәртәбә Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш бәйгесе уза. Алга таба да чаралар узачак. Бергә булыйк.

Ул шулай ук федераль банкның милли басма белән хезмәттәшлек итүе өчен иганәче Рамил Кашаповка да рәхмәтен белдерде. «Сез финанс мәсьәләләре генә түгел, татар халкының рухи тормышы турында да уйлыйсыз», – диде хезмәттәшебез. Сүз уңаеннан, банкның Казандагы филиалы ачылуга ике ел тулган икән. Кыскасы, ике бәйрәм бергә туры килде. «Без катлаулы вакытта ачылдык, бизнес безне кабул итте. Шушы вакытта без эшкуарлык белән генә түгел, сәнгать, журналистлар белән танышырга өлгердек. Биредә олысы да, кечесе дә үз республикасын ярата. Татарстан һәркемне үзенә тартып тора», – диде Рамил Кашапов.

Мультиварканы Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче Гөлнара Хәсәновага тапшырдык.

– Газетагызны 1979 елдан – мәктәпкә укырга кергәннән бирле укыйм. Мондый бәйгеләрдә катнашып, квитанцияләрне җибәреп барам. Газетада үзебезнең район, авыл жирлеге турында язган материаллар чыкса, күңелгә тагын да рәхәт була, – диде ул. – Бүләк отканымны белгәч, башта үзем дә ышанмыйча тордым. Сер түгел, халык мондый чараланың гадел булуына бик ышанмый. Ә сезнең бәйге гадел икән.

Бер кызыклы факт та бар. 1990 елда Гөлнара ханым белән аның булачак иренең фотолары газетабызда басылып чыккан. Фото астына: «Яшьләр, укып бетереп, авылга эшкә кайтырга, авыл хуҗалыгында хезмәт куярга планлаштыралар», – дип язганнар. Нәкъ шулай килеп чыккан да!

Микродулкынлы бүләк Зәй шәһәренә кайтып китте. Аны Рәмзия Хәбибуллина откан иде. Бүләкне Казанда яшәүче улы Рәмис килеп алды.

Иң зур бүләк – суыткыч! Ул Саба районының Олы Кибәче авылында яшәүче 64 яшьлек Әнисә апа Гатиятовага эләкте. Редакциягә ул ире Мөхәммәтхан абый белән бергәләп килгән. Бергә яшәүләренә – 40 ел. Мөхәммәтхан абый – механизатор, Әнисә апа гомер буе фермада эшләгән.

Шунысы кызык: Әнисә апа 1998 елда газетабыз оештырган бәйгедә кухня комбайны откан булган. 25 ел вакыт узса да, җайланма әле эшли икән.

– Сезнең бүләкләр бәрәкәтле була. Минем кулым җиңел. Газеталар уздырган бәйгеләрдә катнашып, тегермән, 5 мең сум акча отканым бар. Икенче юлы башкаларга чыксын инде, – диде ул. – Ел саен дистәдән артык газета-журнал алдырабыз. Телефон заманы булса да, халык газетадан аерылмый. Журналистларны фотодан гына күрсәк, хәзер үзегезне күреп китәбез.

Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче 12 яшьлек Әминә Закирҗанованы да сөендердек. «Северный морской путь» банкының республика филиалы идарәчесе Рамил Кашапов белән аңа махсус бүләк тапшырдык.

Әле күптән түгел генә Әминә Махсус Олимпиаданың Казанда узган Бердәм Уеннарында фигуралы шуу буенча беренче урынны яулады. Биш яшеннән спорт белән шөгыльләнгән баланың беренче зур җиңүе бу! Әминә катлаулы программаны югары дәрәҗәдә башкарып чыккан. Бу хакта газетабызда да язган идек. Әнисе Фәридә әйтүенчә, Әминә – герой ул! Кечкенә кызның тырышлыгы һәм ихтыяр көченә иганәчеләребез дә битараф калмаган. «Синең белән горурланабыз. Сиңа шушы музыкаль колонканы бүләк итәбез. Ул сиңа әкият сөйләр, дәрес әзерләргә булышыр, кичен җырлар да җырлар. Киләчәгең матур булсын!» – диде Рамил Кашапов бүләкне тапшырганда.

 

 

 

 

 

 

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү