Тукай районы мәктәбе директоры министр белән сөйләшкәннән соң эшеннән китмәскә карар кылган

Рүзәл Сафин балалар хакына мәктәпкә җитәкчелек итәчәген белдергән.

Тукай районы Кече Шилнә авылында бердәнбер мәктәп директоры Рүзәл Сафин KazanFirst хәбәрчесенә вазыйфасында калачагын белдергән. Мәгариф оешмасы җитәкчесе әйтүенчә, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән сөйләшкәннән соң ул шундый карарга килгән.

Моңа кадәр, мәктәптә дәресләр үткәрү өчен урын аз, актлар залы юк, дигән хәбәрләр пәйда булган иде. Авылда яшәүчеләр яңа мәктәп бинасы төзүне таләп иткән, ә “өстәгеләр” проблеманы хәл итәсе урынга директорны тикшерүләр белән җәфалый башлаган. Нәтиҗәдә ул, бик нык гарьләнеп, массакүләм мәгълүмат чараларына эштән китәчәген белдергән. Директор артыннан укытучылар да эштән азат итүләрен сорап гаризалар яудыра башлаган.

Рүзәл Сафин KazanFirst хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундук ачылып китмәсә дә, чыннан да, эштән китәргә җыенып йөргәнлеген яшермәгән.

– Сер булып калсын. Кала, дип язалар икән, калырмын, Китә, дип язалар икән, китәргә дә мөмкинмен. Гариза инде 3 нче числода язып тапшырылды, – дигән директор. Шул ук вакытта мәгариф оешмасы җитәкчесе укытучыларның да, ата-аналарның да бик зур теләктәшлек күрсәтүен искәртеп, аларга рәхмәт белдергән.

– Калырга мөмкинмен, чөнки Татарстан һәм мәгариф министры минем белән элемтәгә керде. Аның белән сөйләшкәч, балалар хакына калырга булдым. Мәктәп – аларның икенче йорты бит. Аларга белем бирү хакына имтиханнарны уңышлы тапшырып, уку елын лаеклы төгәлләүләре хакына, – дип йомгак ясаган ул.


Фикер өстәү