Владимир Путин бүген Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин бүген Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Әлеге мөһим чара туры эфир аша 12.00 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак.

Юлламада нинди мәсьәләләрнең күтәреләчәге әлегә мәгълүм түгел. Коммерсантъ” хәбәренә караганда, быел ул сайлау алды программасы ролен уйнаячак. Юлламада Путинның үз чыгышларында кат-кат кагылып үтелгән темаларга: Россиянең Украинада махсус хәрби операциядәге максатларына, ил суверенитеты, аның социаль-икътисадый киләчәге һәм гаилә кыйммәтләренә тукталуы күздә тотыла.

Быел Путинның парламентка Юлламасын беренче тапкыр Россиянең зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада “Синема 5” кинотеатрларында күрсәтәчәкләр.


Фикер өстәү