Чаллы моношәһәр статусын югалтырга мөмкин

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев Автошәһәрнең моношәһәр статусыннан мәхрүм ителү ихтималы турында сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тимергалиев «КАМАЗ» ГАҖ һаман да шәһәр икътисадына зур йогынты ясый, диде. Предприятиедә барлыгы 35 меңнән артык кеше эшли.

«КАМАЗдагы тискәре якка теләсә нинди үзгәрешләр барлык гражданнар тормышында чагылыш таба. Документлар буенча Чаллы моношәһәр статусын югалтырга мөмкин, ә фактта мондый процесслар дистәләрчә ел дәвам итә», — диде Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Ул әлегә Чаллы икътисады диверсификация бусагасында гына һәм элеккечә автогигантка бәйле, диде. Тимергалиев шәһәргә «КАМАЗ»ГАҖ белән бәйле булмаган бизнесны җәлеп итәргә кирәк, дип саный.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә моношәһәрләр саны дәүләттән финанс ярдәме туктатылу сәбәпле ике тапкыр диярлек кимергә мөмкин.
 


Фикер өстәү