Бизнеска ярдәм миллиардлар белән исәпләнә

Коронавирус шартларында бизнес вәкилләренә дә җиңелләрдән түгел. Аларга ярдәм итү чаралары ил, аерым алганда, республика күләмендә кабул ителде. Шулар хакында Татарстанның Гарантия фонды җитәкчесе Тимур Тимергалиев матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстанда 705 эшмәкәр хезмәт хакын түләү өчен процентсыз заемнан файдаланган. Гомуми сумма 1,5 млрдны тәшкил итә. Мондый кредит бер елга бирелә. Тимур Тимергалиев аңлатканча, алты айдан бизнес өчен ставка 4 процентка күтәрелә. Кредит суммасын исәпләп чыгару өчен, оешмадагы хезмәткәрләр санына минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) тапкырлыйлар.

Россия Хөкүмәтеннән әлеге программага бәйле үзгәреш тә кертелде. Элегрәк бу тәкъдимнән микро һәм кече бизнес вәкилләре генә файдалана ала иде. Хәзер исә пандемиядән зыян күрүче дип танылган барлык юридик затларга да бу программадан файдалану мөмкинлеге бирелә. Барлыгы 16 банк шушы программа кысасында эшли. Андыйларга кредит 2 процентлы ставка белән бирелә. Тимур Тимергалиев әйтүенчә, хезмәткәрләрнең 90 процентын саклап калган очракта, төп әҗәтне кайтарудан тыш, өстәлгән процентларны да түләмәскә мөмкин. 80 процент сакланып калган очракта, бизнес вәкиле әҗәтнең яртысын түләмәячәк.

Ел башыннан Татарстанда 23 млрд сумга исәпләнгән 2,6 мең әҗәтне реструктуризацияләп булды. Банклар үз ярдәм чаралары белән дә чыга, − ди Тимур Тимергалиев. Бу төр ярдәмнән файдаланырга дип барлыгы 5,5 мең эшкуар мөрәҗәгать иткән.
Бердәм кредит үзәге базасында үзизолияция чорында “кайнар линия” эшләде. Бу номерга барлыгы 500дән артык шалтырату кабул иткәннәр. Тимур Тимергалиев искәрткәнчә, эшмәкәр теләсә нинди соравы белән 293-16-94 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә ала.

Фонд эшчәнлегенә килгәндә, җитәкче сүзләренчә, алар да үз ярдәм итү чараларын тәкъдим иткән.
− Гарантияләр ничек бирә идек, шулай ук моны дәвам итәбез. Дистанцион рәвештә эшләдек. Хәзер инде теләгән кеше фондка килә ала, мөмкинлек бар, − диде Тимур Тимергалиев.
Фонд эшмәкәрләргә барлыгы 500 млн сумга якын 99 гарантия биргән. Бу инде бизнеска 1,7 млрд сумлык кредит җәлеп итәргә ярдәм иткән. Гарантияләрнең 45 проценты хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсенә, 41 проценты – авыл хуҗалыгы һәм җитештерүгә туры килә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү