Күпфатирлы йортларга суыткычлы постаматлар куелачак

Коронавируска бәйле вазгыять яңача яшәргә өйрәтә. Республикада күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең подъездларына суыткычлы постаматлар куячаклар. Бу – өйгә ризык китерүчеләр өчен уңайлы булачак. Хәзер инде курыкмыйча туңдырылган һәм тиз бозыла торган ризыкларга да заказ биреп булачак.

Бу хакта Татарстанның инвестиция агентлыгы хәбәр итте. Заказ бирер өчен телефонда махсус кушымта булырга тиеш. Шунда теркәлү узгач, төрле кибетләрдән җаның теләгән ризыкны сайлап алып булачак. Өйгә китереп бирүчеләр азык-төлекне шул ук көнне постаматта калдырып китәчәк. Әлегә постаматларны куяр өчен идарәче оешмалар белән сөйләшү бара. Башта ул берничә йортта урнаштырылачак. Әгәр халык ошатса, аны тагын да күбрәк йортларга кую җаен караячаклар.


Фикер өстәү