Илсия Вербицкая: «Әгәр «тузган торак» программасы булмаса, без гомергә дә мондый иркен фатирны күрмәс идек»

«Тузган торак» программасы буенча алган өч бүлмәле фатирын Илсия Вербицкая «Шәймиев бүләге» дип йөртә. Бу фатирдан ул әтисе Азатнытәрбияләп, соңгы юлга озатса,  хәзерге вакытта авыру әнисен тәрбияли. Иске баракта булса,авыр хәлдәге әти-әнисен карарга мондый уңайлыклар булмас иде.

Аэропорт төзергә кемнәр килә? Биш ел эшләгәч,фатир аласыз! Менә шул вәгъдәгә кызыгып, Лаеш районындагы Иске аэропорт бистәсенә беренчеләрдән булып күченгән Зиннәтуллиннар.Бу вакытта Илсиягә – 5 яшь. Баштагы мәлдә ризыкны учакта пешерергә туры килә. Кирәк-яракка күрше авыл кибетенә йөргәннәр. Балалар Столбище  мәктәбенә җәяү барып укыган.  Әкренләп бакчасы да, кибете һәм башка оешмалар төзелә. Утыз ел эчендә бу урында меңләп кеше яшәгән бистә калкып чыга.

Азат абый да, Нурия апа да төзелештә хезмәт куя. Бергәләп аэропорт,  башка объектларны төзиләр. Соңрак Нурия апа каравылчы, мунча хезмәткәре эшенә күчә. Дөрес, биш ел дигәнең берничә дистәгә сузыла. Тик фатирлар бирә башлагач, бистә тормышына ияләнгән халыкның китәсе дә килми. Зиннәтуллиннар бистәдән иң соңгылардан булып күченә.  Аларга болын кадәр – туксан квадрат метрлы фатир бирәләр.

Бик күңелле яшәдек. Бистә тормышы безнең соңгы телем икмәкне дә бишкә бүлешергәөйрәтте. Мичкә ягып, ризыклар пешергән саен күршеләрне кунакка дәшәбез. Барысы да уртак иде. Туганнар, дуслар идәндә тәгәрәшеп йоклыйбыз.Утыз квадрат мәйданлы барактагы бүлмәгә ничек барыбыз да сыйган?! Кичен күрше-тирәдәге олысы-кечесе җыелышып,  бүрәнә өстенә утырып гәпләшәбез, – ди аэропортта эшләүче Илсия ханым. – Анда бар да авылча  иде. Колонкадан су ташыйсың, мичкә ягасың. Кайнар су юк. Ике йортка бер мунча.Бакчада яшелчә, җиләкҗимешен үстерәсең. Монда инде шәһәрчә яшибез. Менә  өйгә ремонтясап маташабыз әле. Бу фатирда 20 ел яшибез инде.

Илсия Вербицкая әлеге фатир өчен беренче Президент Минтимер Шәймиевкә рәхмәтле. «Әгәр «тузган торак»  программасы булмаса, без гомергә дә мондый иркен фатирны күрмәс идек», – ди ул.  Бу фатир картлык көнендә әти-әнисентәрбияләү өчен дә зур бүләк була.

Сәрия Мифтахова

Сан

«Тузган торак» программасы  нигезендә барлыгы 46 746  бушлай фатир  бирелгән.

Белешмә:

1995 елның 23 октябрендәге«Тузган торак фондында яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту һәм тузган торак кварталларын төзекләндерү» турындагы Указ белән тузган йортларга  «сугыш» игълан ителә.Бу вакытта иске йортлар –Татарстан өчен иң кискен проблемаларның берсе. Казан, Алабуга, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендә кайбер йортларның  яше 100 – 300 елга җитә. Аларның күбесе шәһәрләрнең үзәк өлешендә  урнашкан. Бигрәк тә Казан шәһәрендә бу проблема кискен тора. 1995 елның башына 31 907 гаилә Тузган торак фондында исәпләнсә,  шуларның 62,7 проценты шәһәрнең үзәгендә яшәгән. Йортларның инженер челтәрләре бөтенләй таушалган.Район һәм шәһәрләрдәге хакимият иске торакларда яшәүчеләрнең исемлеген алып, 8863 йорт исәпкә куела. Бу йортларда 45 мең 858 кеше яшәгән.Баштарак программаны тормышка ашыру вакыты2002 елга кадәр дип  күздә тотылса, ихтыяҗны исәпкә алып,  аны  2004 елга кадәр озынайталар.


Фикер өстәү