Чуашстанның татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов: «Ахырзаманга чаклы татар булып каласы иде»

Фәрит Гыйбатдинов, Чуашстан Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе:

– Чуашстан җирлегендә яшәүче татарлар өчен Татарстан Республикасы,  билгеле, чит-ят җир була алмый. Ни өчен дигәндә, бу – тарихи үз җиребез. Безнең шактый күп авылларыбыз заманында Казан губернасына кергән. Бу – беренчедән. Икенчедән, Аллага шөкер, без татар булып туганбыз икән, Татарстан Республикасы ул – Җир шарында яшәүче барлык татарларның Мәккәсе, мәркәзе. Без, Чуашстан җирендә туып үссәк тә, гомер буе Казанны үзәгебез, башкалабыздай якын күреп, хис итеп яшәдек һәм яшәячәкбез дә.

ТАССРның 100 еллыгы ул – татар дөньясының, татар тарихының, татар дәүләтчелегенең бик аз гына өлеше. Тарих өчен йөз ел күп түгел. Республиканың йөзьеллыгын билгеләп үтәсез икән, без дә котлауларга кушылабыз. Чөнки бу бәйрәм – бөтен татарның тарихына кагылышлы тантана. Татар мәдәниятен, мәгарифен, телен саклап калу, үстерүнең төп авырлыгы – Татарстан җилкәсендә. Киләчәктә дә, ахырзаманга чаклы татар булып каласы иде. Татарстан Республикасы тагын да көчлерәк, куәтлерәк булсын иде. Бүген инде болай да ул – бөтен Россия өлкәләре, республикалары өчен локомотив! Бигрәк тә барча татар дөньясы өчен әйдәп баручы! Татарстан киләчәктә дә шушылай көчле булып калсын иде. Билгеле, ул үзе генә була алмый, бөтен татар белән бергә булырга тиеш. Әйтик, без дә – зур татар дөньясының тамырларыннан берсе. Без үзебез дә Татарстаныбызны матур итеп күрсәтергә бөтен көчебезне куйыйк. Бүгенгесе Аллага шөкер! Чуаш Автономияле Республикасы да йөзьеллыгын билгеләп үтә. Чуаш белән татар халкы меңәр еллар бергә, иңне иңгә куеп яши. Без ике канатлы кош сыман. Бәлкем, тарихта әллә ниләр булгандыр, әмма үз гомерем дәверендә шушы ике милләт арасында ниндидер низаг чыкканын белмим. Бабаларыбыз гомер буе бергә, тату яшәгән. Киләчәктә дә республикаларыбыз илебезнең башка төбәкләре белән шушындый күркәм мөнәсәбәттә гамәл кылса иде. Киләчәктә Татарстан Республикасы Конституциясендәге башка татар төбәкләренә ярдәм күрсәтүне күздә тоткан 14 нче маддәнең эчтәлеген тагын да киңәйтергә,  ныграк эшләтергә иде. Үзебездән торучы тырышлык,  гамәлләр дә аз түгел. Татар булып каласың килә икән, үз гаиләңнән башла. Шулай да татарны милләт буларак яшәтүнең нигезе, терәге – Татарстан Республикасы! Барыбызга да имин, якты киләчәк телим!


Фикер өстәү